Подъездда сабый табыла
Подьездда табылган малайга 2-3 яшьләр чамасы.
Казанның Девятаево урамындагы 9 нчы йорт подъездында табылган кулына уенчык тоткан малай исемен әйтә алмый. Малай әнисен һәм апасын чакырып елый. Аны башта полиция бүлегенә, аннан шәһәр шифаханәсенә озаталар. Полиция аның якыннарын эзли.