Добавить новость
World News



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Борискино авылы урамнарын яктыртуга 370 мең сум акча тотылган

Иске Әнҗерә авылында халык җыены авылдашлары Азат Мәҗитов ярдәме белән  төзекләндерелгән һәм зәвыклы итеп бизәлгән клубта үтте. Җыен барышында киң күңелле бу кешене берничә тапкыр телгә алдылар.
 
 
Гадәттә, Иске Әнҗерә халкы җыенда актив катнаша, күп итеп сорау бирә торган иде. Бу юлы алай булмады: җыенга килүчеләр Борискино авыл җирлеге башлыгы Галина Самаринаның чыгышын игътибар белән, бүлдермичә тыңладылар. Башлык әйтүенчә, җирлеккә кергән авылларда тормыш дәрәҗәсе соңгы елда тагын да күтәрелгән. Авыл халкы терлек асрап, ит, сөт җитештерә, соңгысын бик теләп сата. Алдагы ел белән чагыштырганда, Борискино җирлегендә яшәүчеләр сөт хәзерләүне берничә тапкыр арттырганнар.
 
Өстә телгә алынган Азат Илгиз улы Мәҗитов Иске Әнҗерәдә яңа су башнясы куюда ярдәм иткән, моңа 300 мең сум акча тотылган. Авылдашларына буа корып куюда да ярдәм күрсәткән.
 
Иске Әнҗерәдә төннәрен урамнар якты, биредә барлыгы 80 лампа янып тора. Яңа Әнҗерәдә дә 20 лампа элгәннәр. Торак пунктларны чиста тотуга да игътибар зур.
 
–Терлек асраучыларга гозерем бар, зинһар тиресне теләсә кая илтеп түкмәгез, бакчаларыгызда пөхтә итеп җыеп барыгыз, – диде Галина Самарина, сан- күрсәткечләр турында чыгышын бүлеп.
 
Иске Әнҗерә зур авыл түгел, әмма тормыш итү өчен кирәкле бөтен нәрсә бар. Мәктәп эшли, аның эшчәнлеге турында директоры Рәмзия Газизова әйтеп үтте.
 
–Әле күптән түгел Рособрнадзор уздырган тикшерүдән соң эшебезне «бик яхшы» дип бәяләделәр. Укучыларыбыз имтиханнарны да әйбәт тапшыра,–диде ул һәм, район вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, укучылар өчен чаңгылар җитешмәвенә зарланып алды. Ә менә теннис өстәле сатып алуга акчаны макулатура җыеп үзләре эшләгәннәр.
 
Клуб мөдире Гатауллин Илшат әйтүенчә, мәдәният учагы дөрләп диярлек "яна": бик еш концертлар була биредә, бәйрәмнәр үткәрелә, артистлар да килгәләп йөри. Авыл үзешчәннәре әле менә Әхмәттә концерт куярга җыенып, репетицияләр үткәрәләр икән.
 
Чыгышларны тыңлаганнан соң залдагылар җирлек советы эшенә "яхшы" дигән бәя куярга теләделәр. Әмма андый бәя юк икән, "канәгатьләнерлек" белән генә чикләнделәр. Ә полиция участок инспекторын тыңлагач, авылга чегәннәр килеп йөри, алдауларыннан куркабыз, аларны ничек куып җибәрергә икән?–дип сорадылар. Җавап мәгълүм: нинди генә гадәттән тыш хәл булса да, авылларда чит-ят кешеләр күренсә дә, район эчке эшләр бүлегенә я участковыйга хәбәр итәргә кирәк. "Без һичшиксез чарасын күрәчәкбез,"–дип ышандырдылар хокук сакчылары.
 
    *   *  *  *
Борискино авыл клубында җирлек советының киңәйтелгән утырышында катнашырга дип килүчеләр  аз иде. Бусы гаҗәпләндерә, билгеле. Бер уйласаң, авыл тормышындагы җитешсезлекләр турында сөйләшү, гозереңне үзидарә җитәкчеләренә, депутатларга җиткерү өчен шуннан да җайлы форсат юк бит инде.
 
Җирлек башлыгы Галина Самарина авыл тормышын башта саннар белән тасвирлады. Ел дәвамында сөт җыючы Нуруллин Ришат шәхси сектордан 2360 центнер сөт хәзерләгән. Арнакова Ольга, Бокарева Валентина һәм башкалар гаиләләре үзләреннән арткан продукцияне бик теләп тапшыралар икән.
 
–Шөкер, безнең халык та сыер асрауның файдасын күрә башлады. Кайберәүләр һәр сыердан 20-25 мең сумлык сөт тапшырдылар бит,–дип канәгатьлеген сиздерде җирлек башлыгы.
 
Авыл халкы барлык салымнарны да түләгән, ул акчалар җирлектәге проблемаларны хәл итүгә киткән. Әйтик, урамнарны яктыртуга 370 мең сум акча тотканнар, әле бурычлары да калган. Төрле программалар ярдәмендә 20 яңа йорт җиткерелгән, әле 15 гаилә шундый дәүләт ярдәменә өметләнә. Шәхси хуҗалыкларын үстерү өчен ташламалы кредит алучылар да аз түгел.
 
Бу утырышта шулай ук мәктәп, авыл мәдәният йорты эшчәнлекләре анализланды. Залдан бирелгән берничә сорауга җавапны район учреждениеләре вәкилләре бирде. Әйтик, интернеттан файдалану, цифрлы телевидение карау мөмкинлеге яхшырган биредә, чөнки оптик җепселле линияләр сузылган. Берничә электр баганасы ышанычлы түгел икән, район электр челтәрләре җитәкчесе Тәлгать Сафин аларны быел алыштырырга тырышачакларын әйтте.
 
Җыен ахырында мәктәпкә хәйрия ярдәме күрсәткән эшмәкәр Ирина Смышляеваны, җирлек башлыгы Галина Самаринаны, чуаш теле буенча олимпиадада җиңгән Наталья Амукованы Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России