Добавить новость
World News

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Иҗтимагый совет бәяләр үсешенә каршы

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек, азык-төлек һәм даруга бәяләр –районның иҗтимагый советы да җомга көнне быелгы беренче утырышын әнә шушы сорауларны тикшерүдән башлап җибәрде. 

Көн темасына нәкъ менә әлеге мәсьәләләрнең ни өчен куелуы аңлашыла. Май ботканы бозмаган кебек, сорауларга кат-кат тукталуның да зыяны юк. Җиңүнең 70 еллыгы – безнең барыбыз өчен дә зур вакыйга, аңа җитди әзерләнү һәм лаеклы каршылап уздыру зарур. Бәйрәмдә бер генә ветеран да игътибардан читтә калырга тиеш түгел, шулай ук яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүне дә күздән ычкындырмаска кирәк. Иҗтимагый совет әнә шундый карашта тора. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Резеда Заһретдинова әйтүенчә, быел бәйрәм көннәрендә патриотик тәрбиягә зур игътибар биреләчәк.  8 майда һәйкәлләр, обелисклар янында яшьләр почетлы каравылда торачак. Бәйрәм көнендә – 9 майда укучылар, студентлар кулларына фронтта булган бабайларының, туганнарының портретларын тотып урам буенча барачак. Калабызның төп урамнарын да батыр якташларыбызның фотосурәтләре белән бизәү планлаштырыла. Сугыш чорын сәхнәләштерелгән колоннаны барабанчылар, хәрби һәм ретро автомашиналар, атлар һәм башкалар тәшкил итәчәк. Нефтьчеләр мәйданыннан бәйрәм эре сәүдә үзәкләре, “Иске Әлмәт” Мәдәният йорты каршына, паркка күчәчәк.

– Ветераннарның берсе дә бүләксез калмасын өчен без предприятие һәм оешмалар, авыл җирлекләре, территориаль иҗтимагый Советлар белән берлектә фамилияләп чагыштыру уздырдык, – диде социаль яклау идарәсе начальнигы Кадрия Гыйматдинова. – Котлау открыткалары һәм бүләкләр җыелмасы 4084 ветеранга биреләчәк. Алар арасында ирләре һәлак һәм гүр иясе булып тол калган хатын-кызлар да бар.

Шунысын да билгеләп үтәсе килә, Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәммәсенә социаль паспортлар төзелгән. Аңа ветеранның яшәү урыныннан алып социаль хезмәтләргә иҗтыяҗына кадәр язылган.     

Һәрберебезнең тормышы өчен мөһим булган азык-төлеккә һәм даруларга бәяләрнең үзгәреп торуына битараф калып булмый. Бүген кем белән генә гәпләшмә, сүз әнә шуларга – икътисади кризиска, бәяләргә кайтып кала. Район башкарма комитетының сәүдә һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге начальнигы Ольга Бережных төбәктә бәяләр торышына мониторинг алып барылуын җиткерде. Мәгълүматлар республиканың Сәүдә министрлыгына хәбәр ителә. Күптән түгел генә сәүдә нокталары, даруханәләр буйлап башка күзәтчелек органнары катнашында прокурор тикшерүләре узды. Ольга Бережных әйтүенчә, тикшерү барышында товарларга өстәлгән хакның арттырылуы да, киметелүе дә күзәтелгән. Илгә кертү чикләнгән товарлар ачыкланмаган. Әмма ничек кенә дисәк тә, бүген бәяләрнең артуы күзәтелә. Якшәмбе көнне кайбер бәяләргә күз салып уздым. Базарда карабодайның  килосын 70, дөгенекен 60-65, кешеләр элек арзан дип өстенлек биргән минтай балыгы 170, мойваны 180 сумнан саталар иде. Алма һәм башка яшелчә-җимеш тә нык “сикергән. Печенье пешерергә яратучылар хәтта маргаринның да ике тапкырга артуын күреп гаҗәпләнделәр. Бер апа: “Кеше алмый башлагач, бәяләр төшәр әле”, – дип үзен юатып куйды. Иҗтимагый совет әгъзалары эшмәкәрләрнең тикшерү булганда бер бәя, аннан соң аны арттырып кую очраклары булуын да әйтте. Тикшереп кенә өлгер.

Даруханәләргә килгәндә, тикшерү нәтиҗәсе шундый: бәяләр аларга билгеләнгән чикле хакларны узып китмәгән.

Утырышта район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова да катнашты. Ул гыйнвар-февраль айларында районда җыеннар узуын, анда халыкның әлеге дә баягы бәяләр уңаеннан сораулар бирүен билгеләп үтте. “Бу мәсьәлә махсус контрольдә  тотыла”, – диде ул.

Иҗтимагый совет әгъзалары район башлыгы киңәшчесе Флүс Гариповның төбәктә коррупцияне профилактикалау буенча алып барылган эш турындагы мәгълүматын тыңладылар, фикерләрен, тәкъдимнәр белдерделәр, быелга эш планын расладылар.

Ирина Апачаева  

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России