Камал театрының кече сәхнәсендә Илшат Сәетовның "Ку" рок спектакле куела
![Камал театрының кече сәхнәсендә Илшат Сәетовның](https://gdb.rferl.org/0DFC5C44-C598-404D-B826-22E09F63F7AB_cx0_cy3_cw0_w800_h450.jpg)
11 майда Камал театрының кече сәхнәсендә бер төркем яшь иҗатчылар яңа эксперименталь проект - "Ку" рок спектакле тәкъдим итәчәк. Аның авторларының берсе Илшат Сәетов әлеге әсәр "уйлана торган кешеләргә якын булыр" ди.