Идарәче компанияләр сынау үтте. Нәтиҗәсе?
Татарстанда 6 февральдән 17 сенә кадәр идарәче компанияләр җитәкчеләрен лицензияләү буенча аттестациянең беренче дулкыны үтте.
Имтихан тапшыруда 333 идарәче катнашкан. Әмма барысы да сынауны үтә алмаган – 289 кеше уңышлы үткән, ә менә 44 е фиаско кичергән. Ләкин кайгырырга урын юк – аларга, шулай ук имтиханда катнашырга өлгермәгәннәргә 25 февральдән соң тагын мөмкинлек тудырылачак.
.