Әлмәт янгынчылары янучы автомобильне сүндерде
Бүген иртән сәгать 7 тулганда янгын сүндерүчеләргә шәһәрнең Гафиятуллин урамында бер автомобильнең януы турында хәбәр керә.
1 квадрат метр биләгән янгынны тиз арада сүндерәләр. Аның сәбәбе – транспорт чарасында электрүткәргечнең төзексезлеге.