Добавить новость
World News



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Конкурста җиңүчеләрнең һәммәсе дә бик кызыклы әңгәмәдәшләр, газетаның тугры дуслары булып чыкты

"Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык" бәйгесендә җиңү яулаган укучыларыбызның барысы белән дә редакциядә очрашып сөйләшеп утырдык, бүләкләрен тапшырдык. Алар һәммәсе бик кызыклы әңгәмәдәшләр, газетаның тугры дуслары булып чыкты. 
 
 
Беренче урынны алган Зәйтүнә Гаязова урман хуҗалыгында бухгалтер булып эшләп күптән түгел лаеклы ялга чыккан.
 
–Ирем Фирхать белән без терлекне бик яратып асрыйбыз, гомердә мал-туардан аерылмадык,-дип сөйли Зәйтүнә ханым. –Базарлы Матакның Үзәк Усадьба урамында яшибез без. Торган җиребез шулкадәр матур, яшеллек күп, елга да якында гына. Әллә нигезебез шундый бәрәкәтле, терлекләребез бик үрчемле. Сарыкларыбыз икешәр бәрән китерә, конкурста "җиңәргә булышкан" кәҗәләребез алты башка җитте. 
 
Кирәксенүчеләргә сарыкларны сатабыз да. Корбанга, Хуҗалар тавына алып барырга сораучылар күп. Сыерыбызның сөте куе, тәмле, күрше-тирә дә бик яратып ала. Казлар, индоуткалар да үстерәбез.
 
Зәйтүнә ханым китаплар, газеталар укырга бик ярата икән. "Әлки хәбәрләре"нә язылмый калганыбыз юк, ди. Бәйгедә җиңүенә үзе дә, ире Фирхать тә бик сөенгәннәр.
 
 
 
–Гомергә мал асрагач, алар белән әллә нинди мәзәк хәлләргә юлыгасың. Терлек бит кеше өчен юаныч та, файда да китерә. Әле минем кәҗә-сарыкларга бәйле тагын әллә никадәр кызыклы тарихларым бар,–ди Зәйтүнә. Редакциягә эшмәкәр Алмаз Зарипов тапшырган бүләк – электр генераторы өчен дә бик рәхмәтле булды бәйгебез җиңүчесе Зәйтүнә Гаязова. 
 
Интернетта тавыш бирү нәтиҗәләре буенча икенче урынга Яңа Салман авылыннан Фердинанд Мәхмүтов лаек булды. Ул  бәлагә юлыккан кәҗәне  коткаруы турындагы  хикәятен редакциягә беренче булып юллап, конкурсыбызны башлап җибәргән автор да. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары булып эшләүче Фердинанд Мансур улы – редакциянең күптәнге дусты. Әлеге берләшмә эшчәнлеге турындагы хәбәрләрне, шулай ук башка темаларга язмаларын ул газетабызга даими юллап тора. Республика газеталарына да материалларын җибәрә. Мәхмүтовлар гаиләсе  газета-журналларны да өйләренә күпләп алдыра. "Ә район газетасын үземне белгәннән бирле укыйм. Аңа бер генә елны да язылмый калганыбыз юк",–ди Фердинад Мәхмүтов.
 
 
Бәйгедә өченче урынга чыккан авторыбыз – Татар Төгәлбәе башлангыч мәктәбе укытучысы Гөлзәминә Галимҗанова. Бу кечкенә мәктәптә өч сыйныфта биш кенә бала укый икән. Аларның барысына да  Гөлзәминә ханым белем бирә. Ул да үзенең тормышын китапсыз, газета-журналларсыз күз алдына да китерә алмый.
 
–Газеталарны якын дустымны, туганымны көткәндәй зарыгып көтеп алам. Иң беренче булып район газетасын укыйм. Йортта эшләп йөргәндә почтальоныбыз газеталарны китерсә, өйгә кергәнче түземлегем җитми, нинди яңалыклар бар икән, дип, "Әлки хәбәрләре"нә шунда ук күз йөгертеп чыгам,–ди. 
 
Җиде ел элек  ире кинәт вафат булып ялгыз калса да, Гөлзәминә ханым зур хуҗалык тота икән. Үгезләр, сарыклар, күркәләр, күп итеп казлар асрый.
 
–Терлек-туар йортка бер ямь бирә бит,–ди ул. –Алар янында эшләп йөргәндә авыр уйларыңнан, борчуларыңнан арынасың. Теге "үлә-әм" дип кычкырган кәҗә турындагы тарихны конкурска язып җибәрергә дус хатыным үгетләде. Бигрәк кызык бит, яз әле, ди. Ул язмам интернетка куелгач,  аны кемнәр генә укымаган. Мәскәүдә, Себердә яшәүче  туганнарым да укыганнар, үз тавышларын биргәннәр. Бу кызыклы бәйгене оештыручыларга да, бүләкләр әзерләүчеләргә дә, минем хикәятем өчен тавыш бирүчеләргә дә зур рәхмәт!
 
Дүртенче җиңүчебез –Үргәгар авылында яшәүче, Базарлы Матакның Нәби Дәүли исемендәге гимназиясендә укытучы Зилә Сафиуллина язмасы өчен тавыш бирүчеләр дә, әлеге хикәяткә карата интернетта үз фикерләрен белдерүчеләр дә күп булды.
 
 
–Байтак еллар элек булган бу вакыйганы бер кешегә дә сөйләгәнем юк иде. Газетада бәйге игълан ителгәч язып җибәрергә уйладым,–ди Зилә ханым. –Авылның риясыз кешеләре, алар бер-беренә бирә торган кушаматлар хакындагы бу язмамның шулай күпләрнең күңеленә хуш килүе мин бик сөендерде.
 
Укытучылар гаиләсе Сафиуллиннар газета-журналларны өйләренә күпләп алдыралар, яратып укыйлар. Зилә ханым әйтүенчә, ул нигездә  "Әлки хәбәрләре"нең электрон вариантын укый икән. "Буш вакытым булуга район газетасы сайтын ачам да яңалыклар белән танышам. Авыл хуҗалыгы язмаларымы, мәктәпләр тормышы хәбәрләреме – берсен дә калдырмыйча кызыксынып укып барам",–ди.
 
Редакциянең махсус призына ия булган Габделхәй Саматовның (Иске Баллыкүл) "Сөте даруга тиң" язмасы да газета укучыларыбызда зур кызыксыну уяткан. Бу авторыбыз кәҗә сөтенең никадәр шифалы булуы хакында "ТНВ" телеканалы тапшыруында да сөйләде әле. 
Бәйгедә катнашкан һәр авторыбызга тагын бер кат рәхмәт әйтәбез. Редакция игълан иткән яңа конкурсларда да активлык күрсәтерсез дип өметләнәбез.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России