Добавить новость
World News



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Урта Әлкидә модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. (ФОТО)

27 февраль көнне Урта Әлкидә модульле фельдшер-акушерлык  пункты ачылды. Ул шуның белән дә үзенчәлекле: быел республикада мондый ФАП ның беренче булып файдалануга тапшырылуы. Узган елның декабрь ахырында стеналары җыела башлаган бина шулай гаҗәеп тиз арада  төзелде.

 

 

 

Бу вакыйга уңаеннан авыл халкының шатлыгын уртаклашырга республикадан зур кунаклар да килгән иде. Әлеге ФАП Урта Әлки һәм Татар Суксуы авылларында яшәүчеләргә  хезмәт күрсәтә. Шуңа тантанага ике авыл халкы да  җыелды.

Яңа медпунктка сөенмәслек тә түгел шул. Элек бит биредә иске идарә бинасының бер бүлмәсендә медицина хезмәте күрсәтелгән. Шыксыз бина, кышын җылы да тормаган. Ә яңа ФАП иң заманча таләпләргә җавап бирерлек. Аны ачу тантанасында иң элек сүз район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошинга бирелде.

–Районда бүген мондый җиденче модульле ФАП файдалануга тапшырыла. Биредә барлык кирәкле медицина җиһазлары булдырылган,–ди Александр Федорович. –Монда сезне җылы, якты бүлмәләрдә каршы алырлар, иң яңа медицина җиһазлары ярдәмендә хезмәт күрсәтерләр. Шулай да сезнең бирегә сирәгрәк мөрәҗәгать итүегезне, һәрчак сәламәт булуыгызны телим.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары  Юрий Камалтынов та авыл халкын бу сөенечле вакыйга белән тәбрикләде.

–Бүген мин Әлки районы белән танышып йөргәндә  республикада эшләп килүче социаль юнәлештәге программаларның үтәлешен үз күзләрем белән күреп, зур канәгатьләнү алдым. Районда социаль объектлар күп төзелә. Менә бүген без шундый яңа бина ачылу тантанасында катнашабыз. Гомумән, республикада халык өчен, аның яшәү шартларын яхшырту юнәлешендә бик күп эшләнә. Мин тормышыгызның һәрчак имин һәм җитеш булуын теләп калам,–диде Юрий Зимелевич.

 

Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов:

–Бу яңа ФАПта медицина хезмәте күрсәтү иң алдынгы алымнар белән башкарылачак. Әтйик, бирегә мөрәҗәгать иткән кешенең сәламәтлеге турындагы  мәгълүматлар тулысы белән  шунда ук район үзәк хастаханәсе белгечләренә юлланачак. Ә анда кыска вакыт эчендә дөрес һәм төгәл диагноз куелып, дәвалау билгеләнергә тиеш. Бу безнең сәламәтлек саклау өлкәсендә тиздән кертеләчәк яңалык,–диде.

 

Тантанада Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Мансур Галиуллин сүз алып, Урта Әлкидә шундый заманча ФАП төзү мөмкинлеге тудырылган өчен авыл халкы исеменнән республика җитәкчеләренә ихлас рәхмәтен әйтте. Яңа бинаны тиз һәм сыйфатлы итеп төзеп чыккан “Строитель и К” оешмасы осталары Равил Вәлиевка, Илсур Гәрәевкә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Аннан соң яңа бинаның хуҗасы  фельдшер Лилия Исхакова кунакларны  кабинетлар белән таныштырды. Тиешенчә җиһазланган иркен, якты бүлмәләрдә аңа үз эшен бар осталыгын куеп башкарырга насыйп булсын.

 

 


Халык фикере

Тәлгать Идиятуллин, пенсионер:

–Мин Урта Әлкидә яшим. Олыгайган саен медикларга да ешрак мөрәҗәгать итә башладым. Авылыбыз кечкенә булса да, яңа ФАП бинасы корып куйдылар. Моңа бик шатландык. Чирләп китсәк бит иң башта шул фельдшер янына ашыгабыз. Яңа бинада аңа да эшләргә уңай булыр.

 

Люция Кәримова, мәктәп хезмәткәре:

–Мин өч бала әнисе. Кечкенә кызым Динәгә әле ике генә яшь. Балалар чирләп китсә без тизрәк фельдшерыбыз Лилиягә йөгерәбез инде. Яңа медпункт тыштан да, эчтән дә көлеп тора, җылы, уңай. Искесендә салкын, балаларның киемнәрен салдырырга да җайсыз иде. Авылда мондый әйбәт ФАП төзелүгә бик куанабыз.

 

Радик Абдуллин, Урта Әлки мәчете имамы:

–Авылыбызда мәчет белән ФАП, Аллаһыбыз теләге белән булса кирәк, кара-каршы диярлек урнашкан. Мәчеттә халык күңелен, җанын сафландырса, медпунктта тән сихәте ала. Алла боерса, авыл халкы сәламәт рух һәм сәламәт тән белән тормыш алып барыр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.com — международная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России