Добавить новость
World News



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Әлмәт паркында аяклы китапханә булачак?!

Әдәбият елы дигәч, күз алдына иң элек язучылар килеп баса. Алар булмаса, бер китап та нәшер ителмәс иде. Иҗат җимеше тусын өчен, башта аны күңелеңдә, җаныңда йөртеп тудырырга, аннан язарга кирәк. Әлмәт районында да әдәби эшчәнлек бер урында гына тормый: гел алга атлый, үсә, яңа китаплар басылып тора. Яшьләр дә гел юк түгел. Әдәбият елында булачак яңалыклар, яшьләр, гомумән, язучы дигән һөнәр турында Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе Рәфкать Шаһиев кызыклы гына фикерләр әйтте. Әлеге әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез.
- Рәфкать әфәнде, Әдәбият елында ниндидер үзгәрешләр булыр дип өметләнә алабызмы? 
- 50 елдан артык тарихы булган язучылар оешмасы нефть төбәгендәге тугыз районны үз эченә ала. Бүген Әлмәт оешмасында 27 язучы исәпләнә. Әдәбият елымы, түгелме - язучыда Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сәләт бар икән, ул һәрвакыт иҗат итәчәк. Миңа калса, Әдәбият елы дип, агымдагы ел башкаларыннан әллә ни аерылмас. Бәлки безнең хөкүмәт, җитәкчеләр тарафыннан шушы өлкәдә эшләүчеләргә беркадәр мөнәсәбәт уңай якка үзгәрер дип уйлыйм. Гомумән, аларның иҗатлары тулырак, дөресрәк бәяләнер дип өметләнәбез.
- Язучылар оешмасында исәптә торучыларның күбесе өлкән яшьтә дип беләбез. Сту- дентлар, яшьләр арасында киләчәктә өметле булырдай яшьләр бармы?
- Әйе, дөрес әйтәсез. Әмма әдәбиятка бө- тенләй яшьләр килми дип әйтү дә дөрес булмас. Яшьләрне иҗатка тарту авыррак, билгеле. Алай да язучы яшьләр бар. Ел да муниципаль хезмәт институтында Клара Булатова исемендәге премия бәйгесе уңышлы гына уздырыла, нефть институтының "Татнефть" ААҖ белән берлектә булдырган Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендиясе тапшырыла. Ел да "Рухият" фонды яшь язучыларның китапларын бастыруда зур ярдәм күрсәтә. Болар барысы да күпмедер дәрәҗәдә яшьләрне күтәрү өчен эшләнә. Аларны бергә туплап, берәр оешма булдыру планнары да бар киләчәктә.
Әдәбият, сәнгать - ул рухи байлык. Ә бүген кешеләрне күбрәк матди як кызыксындыра. Яшьләрне гаепләп тә булмый. Әгәр кешенең матди ягы начар булса, рухи тормыш турында сүз алып бару авыррак. Аннан соң иҗатның тагын бер ягы да бар бит әле: бездә язучы дигән һөнәр юк. Аны һөнәрләр исемлегенә кертергә кирәк дигән сүзләр йөри. Тик ничек булып бетәсе әле ачык түгел. Элек язучы алган гонорары белән лаеклы ялга чыккан, шуның белән аңа пенсия билгеләнгән, гаиләсен туйдырган. Бүген гонорар дигән әйбер юк. Булса да, ул бик аз.  Әгәр язучы һөнәре дөрес итеп бәяләнсә, бәлки яшьләр күбрәк тартылыр иде. Бәясез хезмәтнең кадере дә булмый бит аның.
- Язу бер хәл, әсәрләрне укучылар булу - икенче мәсьәлә. Интернет шаукымы белән яшәгән чорда китап укучылар юк та бугай...
- Элек язучылар өчен берәр газетада шигырең яки әсәрең басылып чыгу зур мәртәбә саналган. Китап бастыру мәсьәләсе шактый катлаулы, авыр булган. Әмма халык әсәрләрне көтеп алып укый иде. Ә хәзер киресенчә, акчалы кешегә китап бастыру бер авырлык та тудырмый. Әмма аны укучылар кимеп бара. Шулай да халыкның китап укучы бер үзәге, асыл өлеше бар. Без укыган чорда мәктәпләрдә китапларны тәмләп укырга өйрәтәләр иде. Хәзер исә БДИлар белән укучыларның кичләрен кулларына китап алып, аны озаклап укырга вакытлары да калмый бугай. Алар күбрәк компьютерда утыра. Хәзер тормыш та мобильләште бит, бик тиз темплар белән алга бара.
- Казанда халыкны укуга тарту өчен китап эстафетасы оештырдылар. Безгә дә бәлки шун- дыйрак проект оештырып җибәрергәдер...
- Әйе, без бу хакта уйлаган идек. Әлмәттә китап укучыларны башка юл белән дә җәлеп итеп була дип саныйм. Җәй башыннан алып көзгә кадәр шәһәр паркында язучылар почмагы оештырырга дигән уй-теләкләр белән янып йөрибез. Һәр шимбә, якшәмбедә була торган концертлар алдыннан җирле язучыларның иҗаты белән та- ныштыра барырга исәп. Шулай ук анда китап сәүдәсе җәелдереп җибәрү турында да уйлашабыз. Китапханәләрдә сәүдә итү рөхсәт ителергә тора. Димәк, яңа китапларны укучыларга тәкъдим итү юллары да артачак.
- Үзегезнең өстәл китабыгыз нинди?
- "Язар өчен укырга кирәк", дигән бер акыл иясе. Безнең һөнәр һәрвакыт укуны таләп итә, шунлыктан яратып укыган китаплар шактый. Төбәк язучыларының әсәрләре, китапларына рецензия язар өчен яңа әсәрләрне иң элек без укыйбыз. Мөхәммәт Мәһдиев китапларын өстәл китабы дип әйтә алам. Аларда үземне, әти-әниемне, балачагымны күрәм. Аның әсәрләре дога кебек, җанны шакшыдан, күңелне яманнан чистарта. Әсәрләренең шактый урыннарын яттан беләм. Берсендә Әниләр көне уңаеннан узган кичәдә Мөхәммәт абыйның әсәреннән бер өзек сөйләгән идем. Бөтен таңлаучылар, хәтта авылдашларым да мин үзем турында сөйлим дип тыңлап утырганнар. Азактан Мөхәммәт Мәһдиев әсәреннән өзек дигәч, күпләр гаҗәпләнде.
- Хәзерге вакытта ни дә булса иҗат итәсезме? Буш вакытларыгызны ничек уздырасыз?
- Авылда туып-үскән кеше буларак, ялларда туган авылым Кичүчатка кайтабыз. Бакча эше, җир, каралты-кура - бар да минем күңелгә якын. Нефть төбәге атамалары сүзлеге өстендә эшлим әле. Шулай ук бер әдәби әсәр язам. Сабырлык һәм иман турында. Кызыклы булыр дим...
- Күңелегезгә тынгы бирмәгән күренешләрнең иң эреләре нинди?
- Язучылар оешмасы җитәкчесе буларак, хәзер әдәбиятның берникадәр икенче планга күчеп баруына күңел борчыла. Дәүләт теле булып та, татар теленең һаман да үз югарылыгын ала алмавына йөрәк әрни. 90 нчы еллардагы күтә- релештән соң ул бер урында таптана кебек. Туган телебезнең дәрәҗәсен кабат күтәрсәк иде. Шәхси тормышыма килгәндә, әти буларак, балаларымның киләчәге өчен борчылам. Тигез булып, үз юлларын тапканчы тәрбияли алсак иде.
 
ӘҢГӘМӘДӘШ ФИЛҮЗӘ Хәмидуллина
АВТОР ФОТОСЫ

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России