Югары Тегермәнлек мәктәбен 1975 елда тәмамлаучыларны очрашу көтә
30 май көнне 1975 елда мәктәпне тәмамлаучыларның очрашуы көтелә. Очрашу Югары Тегермәнлек урта мәктәбендә 12.00 сәгатькә билгеләнгән.
Аннан ул район үзәгендәге кафеларның берсендә дәвам итәчәк. Чыгарылышта дүрт класс - 120 укучы булуын истә тотканда, классташлар очрашуы ишле узар дигән өметтә калыйк.