Үз анасын тәрәзәдән ыргыткан?!
Фатирда әнисе белән яшәүче 40 яшьлек ир аның белән сүзгә керә.
Ачуы чыгып ул үзенең карт әнисен тәрәзәдән ыргыта. Бәхеткә, алар икенче катта гына яшәгән. Шунлыктан 75 яшьлек пенсионер исән кала. Аны бик күп имгәнүләр белән сырхауханәгә озаталар.
Бу хәл кыш көне Чаллыда була. Суд шушы көннәрдә иргә 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарган.