Әлмәтнең ял зоналарында тәртип сакланачак
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин дүшәмбе киңәшмәсендә полицияне агымдагы елның җәендә шәһәрдәге паркларда һәм ял зоналарында спиртлы эчемлекләр куллануга чик куярга чакырды.
Кирәк булганда бу эшкә «Форпост»ны җәлеп итәргә һәм җәяүле патрульләр эшен оештырырга кушты ул. Бигрәк тә кичләрен һәм төннәрен рейдлар үткәрергә, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чараларын да чакырырга кирәк – башкарма комитет җитәкчесенең фикере әнә шундый.