Экология икеайлыгы тәмам
Әлмәттә экология икеайлыгына нәтиҗә ясар вакыт җитте.
Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты хәбәр иткәнчә, экология икеайлыгында 72785 кеше катнашып, чистарту эшләренә 857 берәмлек техника җәлеп ителгән, 964 автомашина чүп-чар шәһәр полигонына чыгарылган. Көнкүреш калдыкларына бәйле 187 беркетмә төзелгән.
Быел торак пунктларны яшелләндерүгә дә аерым игътибар бирелә. Шулай итеп соңгы ике айда Әлмәт районында 41937 агач-куак утыртылган.