Добавить новость
World News

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

"Азаль" белән "Мирас" Президент стипендиатлары булды

Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, “Созвездие-Йолдызлык - 2015” эстрада сәнгате ачык телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә стипендияләр тапшырды. Алар арасында районыбызның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге “ Мирас” һәм “Азаль” балалар вокал-хореография ансамбльләре дә бар. Рөстәм Миңнеханов республиканың яшь талантларын күтәрүгә, аларга даими үсештә булуга шартлар тудыруга зур игътибар бирә. Ел саен күп кенә яшь талантларны ачуга, балаларны бергә туплап, алар арасында үзара иҗади ярыш мәйданчыгы оештыруга мөмкинлекләр тудыручы “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең Татарстан Президенты патронажында оештырылуы да шул хакта сөйли. Әлеге фестиваль быел 15 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шушы вакыт эчендә ул шәһәр яшьләр чарасыннан Россия киңлегендәге мөһим мәдәни күренешкә, республикада гына түгел Россия төбәкләре, шул исәптән Кырымдагы яшь талантларның үз-үзләрен сынап карау өчен көтеп алынган вакыйгага әверелде. Шуңа да фестивальне Татарстан Президенты илдәге иң уңышлы проектларның берсе дип атый.

“Созвездие-Йолдызлык” фестивален Зәй талантлары да көтеп ала. Аның төбәк туры берничә ел Зәй җирлегендә үтте. Ә фестиваль Гран-прие алучылар арасында районның “Мирас” ансамбле һәм Айдар Сөләйманов бар. Быелгы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган юбилей фестивалендә супер финалга “Азаль” балалар вокаль-хореография ансамбле чыкты. Алар кечкенәләр төркемендә вокал ансамбльләр номинациясендә икенче ел җиңү яулады. Ә мираслылар вокал-ансамбльләр номинациясенең зурлар төркемендә беренче урын алды.

- “Созвездие-Йолдызлык” фестивале республика Президенты күзәтүендә булуы белән Татарстанда гына түгел илдә иң дәрәҗәле, хөкем ителү ягыннан да иң объектив бәйге булып тора. Аны оештыручы Александр Туманов үзе һәр төбәк бәйгесендә катнашып, талантлы балаларны сайлап алуга игътибар бирүе белән дә хөрмәт казанды. Фестиваль балаларга да, сәнгать җитәкчеләренә дә даими үсештә торырга нык ярдәм итә. Бирегә яхшылап әзерләнмичә, талантны чарламыйча чыгу мөмкин түгел. Безнең балаларның биредә һәр ел саен диярлек игътибар үзәгендә булуы аеруча куанычлы. Быел республика җитәкчесе кулыннан зур бүләкне алуга кечкенә төркеме барды. Стипедиягә өстәп, әле алар июль аенда Кырымга балалар ял лагерена да барачак. Лагерьга юллама да - Президент бүләге. Биредә аларны хәрәкәтне оештыручылар, вокал, хореография буенча танылган педагоглар белән иҗади эшләү һәм күңелле ял көтә, - ди Әлфия Вәлиуллина

Шул рәвешле “Созвездие-Йолдызлык” фестивале күп кенә талантлы яшь зәйлеләр өчен сәнгать үсеше баскычы ролен үти. Шулар арасыннан Айдар Сөләймановка аерым тукталып үтәсе килә. Хәзерге вакытта “Созвездие-Йолдызлык” хәрәкәтендә актив катнашучы Зәй егете Айдар Сөләйманов - атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге “Мирас” ансамбленә йөреп, фестивальдә күп тапкыр чыгыш ясаган егет. Агымдагы елның йолдызчыкларын барлау чарасына нокта кую тантанасында Рөстәм Миңнеханов “Созвездие-Йолдызлык“ның 2009 елгы Гран-при иясе, Айдар Сөләймановка Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелүне әйтеп, күкрәк билгесе тапшырды. “Афәрин, Айдар, булдырасың!” - диде Рөстәм Миңнеханов Зәй егетенең кулын кысып, Айдарның республика данын яклап күп кенә бәйгеләрдә җиңү яулавы, шул исәптән «TURKVISION» халыкара телевизион бәйгесендә дә икенче урын алуы сер түгел..

-Татарстанның атказанган артисты дигән исем алу әлбәттә куандырды. Шул ук вакытта бу исемне горур йөртү өчен җаваплылык хисе дә өсти. Хәзер мин, Татарстан артисты буларак, чыгышларымны тагын да югарырак дәрәҗәдә әзерләргә тиеш, ә һөнәри югарылыкка күтәрелүдә, һичшиксез, “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә даими катнашу зур роль уйнады. Республикабызда яшь талантларга шундый мөмкинлекләр булу белән горурланам, - диде якташыбыз, елмаеп.

Димәк, президент күзәтүендә, аның ярдәме белән оештырылучы “Созвездие-Йолдызлык” фестивале сәнгать белән, сәхнә белән яшәүче яшь талантларга үзенә күрә бер иҗат Олимпына сикереш булып тора. Ул - киләчәккә югары зәвыклы кешеләр тәрбияләү мәктәбе дә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России