Ана капиталының бер өлешен алырга мөмкин
Пенсия фонды идарәсе ана капиталыннан бер тапкыр бирелә торган өлешен алу өчен гаризалар кабул итә башлады. Бу акчаның күләме – 20 мең сум.
Мондый мөмкинлектән ана сертификатын алган яисә 2015 елның 31 декаберенә кадәр алачак һәм ана капиталының бар суммасын тотып бетермәгән гаиләләр файдалана ала. Бер тапкыр бирелә торган бу түләүгә ия булыр өчен Россия Пенсия фондының территориаль органнарына 2016 елның 31 мартына кадәр мөрәҗәгать итеп, гариза язарга кирәк.
Гаризаны, сертификат алу хокукын биргән бала туганнан соң күпме вакыт үтүенә карамастан, Россиядә яшәүче барлык ана капиталы ияләре тапшырырга мөмкин.
Гаризада ана капиталының СНИЛС номерын, сериясен һәм сертификат номерын күрсәтергә, үзегез белән шәхесне раслаучы документ, счет реквизитлары турында банктан белешмә алып килергә кирәк. Ул счетка ике ай дәвамында, бер тапкыр 20 мең сум яисә сертификатта 20 меңнән азрак акча калган булса, калган кадәр күләмдә акча күчереләчәк. Бу акчаны гаиләләр көндәлек чыгымнар өчен тотарга мөмкин.