Наркотикларга каршы айлык кысаларында
28 һәм 29 май көннәрендә 26 нчы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренең һәм социаль яктан авыр хәлдәге гаиләләрнең әти-әниләре белән очрашу үтте. Үзәкнең белгече сәламәт тормышы рәвеше турында әңгәмә уздырды, ата-аналарны җәмәгать урыннарында тәмәке тарткан очракта штраф күләме белән дә таныштырды. Очрашу ахырында буклетлар таратылды.