Үзәк урам чүп үләннәренә күмелде
Ленин урамы юлына игътибар арткан вакытта, юл буйларында, киресенчә, шәһәр службаларының гаме юк. Рәсемнәрдән күренгәнчә, “Панорама” сәүдә үзәге янында чүп үләннәре гөрләп үсеп утыра.
Нефтьчеләр башкаласына бу күренеш һич кенә дә килешми. Сүз уңаеннан, узган елларда мондый күренешнең озакка сузылганы юк кебек иде...