Добавить новость
World News



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Җәй файдалы үтәр

 Республикада балалар ялын оештыруга зур игътибар бирелә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та балаларга, аларның ялына битараф түгел. Ел саен аларның ялын һәм сәламәтләнүен оештыруга 1 миллиард сумнан артык акча бүленә. Респуб-лика лидерының 30 уникаль программасының берсе нәкъ менә шушы юнәлешкә кагыла. Быел  җәен шәһәр-районда балалар ялын һәм мәшгульлеген оештыруга 5 миллион сумлап акча каралды. Мәктәп яны һәм шәһәрдән читтәге, палаткалы  лагерьларда барлыгы - 1850, “Йолдызлык” муниципаль лагеренда  4 сменада 497 бала ял итәчәк. 

Нарат катыш төп-төз ак каеннар тезелгән аланлыкта урнашкан, исеме төрле төстәге буяулар белән әллә кайдан игътибарны җәлеп итәрлек итеп язылган лагерь капкасына якынлашуга, эчке яктан ишетелгән авазлар балачакка кайтаргандай булды. Лагерьны тантаналы төстә ачуда катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов та, балаларга мөрәҗәгать итеп, тудырылган мөмкинлекләрдән файдаланырга, актив булырга, балачакның рәхәтен татырга һәм инде саклык чараларына да игътибарлы булырга  кирәклекне искәртте.

- Саф урман һавасы пионер лагеренда ял иткән мизгелләрне искә төшерде. Биредә тудырылган уңайлыклар  сезнең өчен, балалар. Табигать кочагында ял итеп, көч җыеп, исән-сау булып, кабат 1 сентябрьдә мәктәпләргә энергия туплап килүегезне көтеп калабыз, - диде ул.

Лагерьның беренче сменасына район авылларыннан, шәһәрдән 100 бала килде. Алар 4 отрядка бүленде. 21 көн дәвамында биредә спорт, мәдәни чаралар, төрле ярышлар үтә.

- “Йолдызлык” - яшь зәйлеләрнең иң яраткан ял урыннарының берсе. Ул - аз чыгымлы лагерь. Быел без корпусларны косметик  төзекләндереп, тәрәзәләрне пластикка алыштырып, яңа кровать, мендәр, матраслар, урын-җир кирәк-яраклары алып, яңача каршыладык балаларны. Ашханәдә дә өлешчә төзекләндерү эшләре үткәрелде, савыт-сабалар яңартылды. Көнгә 6 мәртәбә туклану каралган, чөнки ылыслы урман һавасы балаларның аппетитын ача, - дип елмая лагерь башлыгы Ольга Тугашева.

Көндәлек программалардан тыш, балаларны Бөгелмә курчак театры гастрольләре һәм башка шундый үзенчәлекле мәдәни чаралар көтә. Ә лагерьны ачу тантанасына Самара циркы артистлары килде. Милли-мәдәни үзәк җитәкчесе Роза Гатауллина балаларны кул эшләренә өйрәтергә, башкарылган эшләрдән күргәзмәләр оештырырга планлаштыра. Җыелган балаларга карап, ул иҗади төркем тупланды, дип сөенә. Смена ахырына аларга әле “Шаяннар һәм тапкырлар клубы”нда шөгыльләнүче актив укучылар да кушылачак, шуңа да лагерь тормышының бик җанлы үтәчәгенә шик юк.  ”Йолдызлык” территориясендә  палаткаларда «Боец», “Застава” клублары әгъзалары да ял итә.

Лагерьда профилактик эшчәнлек тә җитди куелган, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, янгын куркынычсызлыгы, полиция хезмәткәрләре, табиблар, төрле ведомство белгечләре лекцияләр укый, шөгыльләр үткәрә.

Ә балаларга килгәндә, аларның күбесе өчен “Йолдызлык” инде “җәйге өйләренә” әверелгән. Башлангыч сыйныфта гына укыса да, 4нче мәктәптән Полина Ревина бирегә килү өчен җәйге каникулларны көтеп алуы белән уртаклашты, коррекция мәктәбеннән Наил Габбасов өченче ел рәттән ял итә икән. Аңа бигрәк тә хәрәкәтле уеннар, дискотека ошый. VI сыйныф укучылары Полина Морозова белән Дарья Иванова исә башка шәһәр яны лагерьларына карый, “Йолдызлык”та иркен, саф һавасы өчен аңа өстенлек бирүләрен әйтәләр.

Моңа кадәр лагерьда ял иткән Алексей Борисов - быел биредә әйдаман ярдәмчесе. Ул ял итүче балалар белән музыкаль яктан шөгыльләнә. 

Балаларның сәламәтлеге сагында торучы шәфкать туташларын үзәк дәваханә билгеләгән. Ольга Юкачёва, мәсәлән, беренче сменада эшли. Нигездә егылып аяк-куллар сыдырылу, черки тешләүдән килеп чыккан проблемаларны хәл итәргә туры килә, медицина препаратлары җитәрлек, ди ул.

Балалар өчен тудырылган мөмкинлекләрне, аларның шат йөзләрен  күреп, күңел сөенә.

Җәйнең әле беренче ае гына бара. Киләсе 2 айны файдалы да, күңелле дә итеп үткәрергә теләүче балаларга лагерь капкалары ачык.  

 

«Йолдызлык» лагеренда ял итү икенче сменада - 25 июньнән 15 июльгә, өченче сменада - 21 июльдән 8 августка, дүртенче сменада - 12 августтан 29ына кадәр.

 Юллама бәяләре

Бюджет оешмаларында эшләүчеләр өчен - 2011 сум, башка тармакларда эшләүчеләргә - 14000 сум.

Юллама юнәтү өчен әти-әниләргә яшьләр эшләре идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России