Сабантуенда кул көрәштерүнең ахыры үлем белән тәмамланган
“Татар-информ” агентлыгы хәбәр итүенчә, Әтнә районы авылларының берсендә яшәүче 35 яшьлек хатын-кыз, тромб кузгалу нәтиҗәсендә, вафат булган. Табиблар аны Сабантуенда кул көрәштерү нәтиҗәсе (көч килгән) дип саный. Хатынның өч баласы ятим калган.