Сорауларыгыз булса...
26 июньдә Россиядә бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Әлеге көнне үткәрү идеясе белән “Россия юристлары ассоциациясе” җәмәгать оешмасы чыгып, ул инде традиция булып дәвам итә. Бу көнне Татарстанда халыкка бушлай консультацияләр бирүче 56 пункт эшләячәк. Аның бер пункты бездә – “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә (Үзәк китапханә, 2нче кат, 13нче бүлмә) урнаша. Бу көнне иртәнге сәгать 8дән кичке 4кә кадәр нотариуслар, адвокатлар, юристлар, суд приставлары халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирә, проблемаларны чишү юлларын аңлата. Бу хакта тулырак мәгълүматны 7-30-90 телефоны аша да белешергә мөмкин.