Добавить новость
World News

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

ХАЛЫК ҖЫРЫНА ИЯРЕП

Россия бәйгеләрендә  татар  җырларын сәхнәгә чыгару бер дә җиңел түгел. Оештыручылар тарафыннан гел рус һәм  чит ил көйләренә өстенлек бирелә. Милли хисләрне ачыктан-ачык кыерсытып: “Сезнең телнең кемгә кирәге бар?!” – дип кенә җибәрәләр. Үзләре, авыз суларын корытып, интернациональ дуслык һәм милләтара толерантлык турында сүз кузгаткан була. Татар җырын русчага тәрҗемә итәргә дә хәлдән килмәгәч, бергәлеккә ничек ирешик ди?!

Мондый халәтне, әнә, Россия телевидениесенең 1 нче каналында “Голос. Дети” тапшыруында катнашканда,  Казан һәвәскәре Сәйдә Мөхәммәтҗанова да башыннан кичерде.

Югыйсә, 2001 елгы кызыбызның теле  татар мохитендә ачылды бит. Казандагы балалар бакчасында узган бәйрәмнәрдә һәм кичәләрдә дә, әтисе Айрат белән әнисе Зилә тырышлык куйгач, ул җырларны гел үзебезчә сузды. Биш яшьтә А.Алиш исемен- дәге иҗат йортындагы “Ак калфак” балалар фольклоры ансамбленә килгәч тә, борынгы мөнәҗәтләрне һәм җан өшеткеч бәетләрне нәкъ дәү әниләре шикелле башкарды. Җитәкчесе Алсу Еникеева исә сәләтле кызчыкның тавышын татарча җырлатып ачты.

И-и, шул чакта аһәңле  дәү әниләренең чиксез шатланганы! Уртак максат куелгач, аларның  оныклары шәһәрнең үз кочагына суырып алучы рус мохитендә эреп югалмады. Нәни җырчы, нәселдәшләрен куандырып, буыннан-буынга тапшырылучы татарлык  рухы дәвамчысына әйләнде.

Ике як туганнарның шифалы йогынтысы  иде бу. Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылында туган Айрат Мөхәммәтҗановның әнисе Дания ханым мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын  укытты. Дәрестә, сәхнәдә шигырьне күздән яшь чыгарлык итеп сөйләп тетрәндерде. Моңлы җырларыбызны сузып хисләндерде. Чистай районының Каргалы авылыннан чыккан Зилә Газизованың әнисе Мәрьям ханым, гәрчә шәфкать туташы булып эшләсә дә, хәзергә чаклы үзешчән сәнгатьтән аерылмады. Татар халык җырларын, мөнәҗәтләрне зур  осталык белән башкарып, җан күзәнәкләренә кагылды. Сәйдә мондый дәү әниләр белән ничек горурланмасын да, ничек аларга охшарга тырышмасын?!

КДУның тарих факультетын тәмамлаган Айрат  Ислам дине кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәдә өстәмә белем ала. Акушерка Зилә, бишек җырын көйләп, балалары Айдар, Сәйдә, Алимдә  ана теле белән горурлану хисе тәрбияли. Өйләрендә халкыбызның яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен хөрмәтләүгә ныклы нигез салына.

Әмма гаилә башлыгы дини белем алып, 12 ел элек Свердловск өлкәсенең Югары Пышма мәчетенә имам булып эшкә киткәч, Сәйдә 1-4 классларда фәкать рус телендә генә  укый. Сыйныфтагы бердәнбер татар кызы музыка мәктәбендә дә остазы Анатолий Губскийдан рус җырларын гына өйрәнә. Мондый шартларда, бай тарихлы татар халкының борылмалы көйләре,  читлеккә  ябылган сандугач  сыман, өйдә генә ишетелә башлый. Читтә моңлы җырларыбызга киңлек җитми. Сөйләм теленә исә рус сүзләре өстәлә башлый.

Шулай да, үзара фикерләшкәч, алтын урталык табыла. Татарлык рухын югалтмау һәм үстерү хакына, Зилә ханым кызы Сәйдә һәм улы Алим белән Казанга күченеп кайта. Нәни җырчы 22 нче музыка мәктәбенә кабул ителә. Остазы Гөлназ Талипова белән тагын  татар халык җырларын өйрәнүгә керешә, затлы көйләребезне төрле сәхнәләрдә яңгырата.

Менә чират Россия һәвәскәрләрен аякка бастырган “Голос. Дети” тапшыруына да җитә. Сәйдә Интернет челтәре аша оештыручылар белән элемтәгә керә. Читтән торып танышу өчен үзебезнең “Әллүки” җырын яздырып җибәрә. Әмма рус көйләренә өстенлек бирүчеләргә татар халык җәүһәре генә җитми. “Аңлашылмый”, - дигән сылтау белән үзләренең “Горница”ларын, латин телендәге “Аве Мария”не кирәксенәләр. Алар әйткәнне тыңламыйча да булмый. Иҗади бәйгедә катнашырга теләүчеләр 10000 бит! Икенче турга аларның фәкать 500 е генә уза. Аннары сынауга 130 бала чыга. Арада, машалла, Сәйдә дә бар. Әлеге биеклеккә  күтәрелгәч, Татарстан җырчысы үзенең татар көен моңлырак, сыгымлырак, борылмалырак башкаруын әйтә инде. “Су буйлап”ны экранга чыгарырга рөхсәт ала. Жюринең: “Җитди җырны олыларча башкардың”, - дигән бәясенә лаек булып, 2015 елда җиңүче таҗын кия. Ягъни остаз-сайлаучы Пелагеянең иң яхшы 15 шәкерте исемлегенә керә.

Озакламый Орел шәһәрендә “Дельфий уеннары” бәйгесенә дә юл ялгана. Сәйдә, югары дәрәҗәгә ирешкән яшь сәнгать  әһелләре ярышында Татарстан исеменнән чыгыш ясап, биш татар җырын яңгырата. “Сәхралар”, “Күгәрчен”, “Аккошларга”, “Әллүки”, “Су буйлап”ны, жюри әгъзалары әйткәнчә, үзе кечкенә генә булса да,  өлкәннәр кебек моңлы итеп, сузып башкара.

Болай югары дәрәҗәдә танылгач, яшь җырчы С.Мөхәммәтҗанованы концертта, төрле кичәләрдә катнашырга чакыручылар күбәя.  “Мине Россия дөньяга чыгарды бит” – дип, кайберәүләр кебек, Сәйдә рус җырлары ягына гына авыша күрмәсен иде берүк. Зур сәхнәләрдә һәрчак халкыбыз җырларын яңгыратучы моңдаш булып калсын!

Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.

Шамил АБДЮШЕВ фотосы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России