Зәйлеләр үзләрен стритболдан да сыный
Зәй “Сәламәтлек мәктәбе” спорт мәйданчыгында Олимпия көне уңаеннан стритбол буенча ярышлар узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча «Старт-1» командасы җиңүче булды. «Старт-2» белән «Старт-3» командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.