Зәйдә ут төртү нәтиҗәсендә бакча йорты яна
Узган атнада янгын хезмәте 10 чакыру алган. Шуларның 1әре – ялган чакыру, полиция белән хезмәттәшлек, ризык көю, юл-транспортт һәлакәтенә чыгу, 2шәре – газ хезмәте чакыру буенча чыгу, янгын очрагы, 6сы- чүп яну.
24 июньдә Алексеевка авылында шәхси торак йортта янгын чыга. Ут 54 квадрат метр мәйданга зыян сала. Янгын чыгуның сәбәбе – электр җиһазларын тоташтырганда кагыйдәләрне бозу.
25 июньдә көндез “Энергетик” бакчачылык ширкәтендә бакча йорты яна. Янгын чыгуның сәбәбе – ут төртү.