Татарстанда 22 февральдә томан булачак
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Татарстанлыларны дүшәмбе көнне һава шартларының начараюы турында кисәттеләр.
«Татарстан Республикасы территориясендә 22 февральдә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә», — диелә ТР Гидрометеорология үзәге сайтында урнаштырылган хәбәрдә.
Алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, явым-төшем күзәтелми. Юлларда бозлавык хасил була. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка таба үзгәрә.
Аномаль салкын һава торышы саклана. Шулай итеп, төнлә һәм иртән термометр баганасы -24..-29 градуска кадәр төшәчәк, аязган вакытта -37 градус көтелә. Көндез һава температурасы -18дән алып -23 градуска кадәр булачак.