Әгерҗедә өч катлы яңа поликлиника төзелешенә 291 миллион сум тотылган
(Әгерҗе, 15 гыйнвар, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре »). Әгерҗедә заманча медицина җиһазлары белән баетылган олылар өчен өч катлы поликлиника кулланылышка тапшырылды. Төзелеш эшләре 291 миллион сумга төшкән. 93 миллион сумга заманча яңа медицина җиһазлары кайтартылган.
Яңа поликлиника халыкны 10 гыйнварда кабул итә башлады. Ил күләмендә гамәлгә ашырылучы «Сәламәтлек» илкүләм проекты кысаларында төзелгән. Бина бер көнгә 250 кешене кабул итүгә тәгаенләнгән.
Тантаналы вакыйгада «СтройГрад» ширкәте директоры Марсель Ситдыйковка, әлеге ширкәтнең баш инженеры Рамил Ахуновка Татарстан Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде, балалар поликлиникасы табиб-педиатры Светлана Галләмовага ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.
2800 квадрат метр мәйданлы поликлиникада (чагыштыру өчен: элекке бина бер мең квадрат метр булган) бөтен уңайлыклар бар. Ак халатлы шәфкать ияләре бигрәк тә рентген-диагностика бүлекчәсенә урнаштырылган компьютер томографы өчен шат.
«Бу — коронавирус шартларында иң кирәкле җиһазларның берсе», — ди район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников.
Моңа кадәр авыруларны 140 чакрым ара узып Чаллы, Алабуга хастаханәләренә илтергә туры килсә, хәзер терәк-хәрәкәт, буыннар, күкрәк читлеге авыруларын, ягъни туберкулез, пневмонияне, сынган урыннарны үзебездә дә әлеге томограф ярдәмендә ачыкларга була.