Эдуард Латыйпов Италиядә Дөнья кубогының киләсе этабында чыгыш ясарга җыена
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Биатлончы Эдуард Латыйпов Оберхофта карантин тәмамланганнан соң Италиянең Антхольц торак пунктында Дөнья кубогы этабында катнашырга җыена.
Латыйпов Германиянең Оберхоф шәһәрендә Дөнья кубогының бишенче этабы алдыннан коронавируска тест тапшырды һәм ул уңай булды. Шулай ук бу көннәрдә Рупольдингта уза торган этапта да катнашмый. Бу хакта Россия ир-атлар җыелма командасының өлкән тренеры Юрий Каминский сүзләренә сылтама белән Матч.ТВ хәбәр итә.
«Эдуардның сәламәтлеге яхшы. Көненә бер тапкыр шөгыльләнә. Катнаш күнегүләр ясый: ике сәгать чаңгыда, бер сәгать велосипедта йөри. Кичә ату буенча тренировка булды, ул тагын дүрт-биш тапкыр шөгыльләнә ала. Ул анда 20 гыйнварга кадәр булачак, аннан ул Оберхоф шәһәреннән Антхольцка Дөнья Кубогы этабына барачак», — диде Каминский журналистларга.
Антхольцта Дөнья кубогы этабы 20-23 гыйнварда уза, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы .