Рөстәм Миңнеханов Казанда балалар бакчаларында Wi-Fi челтәр урнаштырырга тәкъдим итте
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Балалар бакчалары мәгариф учреждениеләре булып тора, шуңа күрә алар киң полосалы интернет һәм Wi-Fi белән җиһазланган булырга тиеш.
«Казан шәһәре — цифрлаштыру буенча лидерларның берсе. Минемчә, Татарстанда гына түгел, ил күләмендә дә. Без Илсур Рәисович (Метшин) белән сөйләштек, якын арада сезнең эшләнмәләрне республика территориясендә куллану өчен карарбыз. Менә балалар бакчалары буенча әйтелде», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр думасы сессиясендә.
«Балалар бакчалары — шулай ук мәгариф учреждениеләре, хәзер барлык мәктәпләр дә киң полосалы интернет, хәзер Wi-Fi буенча программа бар. Балалар бакчаларында да андый ихтыяҗ бар, чөнки балалар бакчасы да мәктәп. Бу мәсьәләләргә игътибар итәчәкбез», — диде Миңнеханов.
Татарстан Президенты бүген Казан шәһәр думасы утырышында чыгыш ясады, ул 2021 ел нәтиҗәләренә һәм 2022 ел планнарына багышланган.