Миңнеханов Казанда Җәмигъ мәчете проектына халыкара конкурс үткәрергә тәкъдим итте
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Казанда Җәмигъ мәчете проектын сайлау өчен яңа Камал театрын төзү алдыннан уздырылган кебек халыкара конкурс үткәрергә кирәк.
«Мэр бездә нинди театр булырга тиешлеген сайлады, без хупладык. Безнең планда Җәмигъ мәчете, хәзер аның кайда булырга тиешлеге мәсьәләсе карала. Шулай ук Казанда Җәмигъ мәчете дә лаеклы булсын өчен конкурс үткәрергә кирәк булачак», — диде Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре думасы сессиясендә.
Элегрәк Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының архитектура концепциясен эшләүгә Халыкара ачык конкурс узды. Анда Мәскәүнең «Ваухаус»компаниясе лидерлыгындагы консорциум җиңү яулады.
Казанда бүген шәһәр думасының 2021 ел нәтиҗәләренә һәм 2022 ел планнарына багышланган утырышы узды.