Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Николаев Чувашиядәге татар авылында яңа мәчет ачачак
1 июльдә Чувашия Республикасының Урмай авылында җәмигъ мәчете ачылачак. Ачылыш тантанасында төбәк башлыгы Олег Николаев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына Чувашия Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Ильяс Сафиянов хәбәр итте.
Рәхимулла Минаҗетдинов (мәчетнең беренче имамы) исемендәге Урмай Җәмигъ мәчете территориясендә халык өчен ял итү һәм саф һавада йөрү урыны барлыкка киләчәк.
«Мәчетнең иске бинасы 1990 елның 25 маенда, нәкъ Идел буе Болгар дәүләте халыкларының Ислам динен кабул иткән көнендә төзелгән. Мәхәллә кешеләренә урын җитмәү сәбәпле, мәчет мәйданын зурайту турында карар кабул ителде, һәм 2014 елда реконструкция башланды. Иске бинаның аскы өлешен Урмай халкы үзгәрешсез калдыру турында карар кабул итте» , – дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгына Ильяс хәзрәт.
Шулай ук бу көнне авылда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган республика шәкертләре бәйрәме узачак.
Шул ук вакытта Татарстан Олег Николаевны җавап визиты белән көтә. 10 июльдә Әлки районының Хузангай авылында яңа мәйданчыкта чуаш халкының «Уяв» бәйрәме узачак.