Татарстан яшәүче кеше Таиландта ял иткәндә Денге бизгәген йоктырган
Быел Татарстанда Денге бизгәген йоктыруның бер очрагы теркәлгән. Татарстан кешесе әлеге инфекцияне Таиландта ял иткән вакытта эләктергән. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе, республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Быел малярия очраклары әлегә юк, бары тик Татарстан кешесе Таиландтан алып кайткан Денге бизгәге очрагы гына бар», - дип хәбәр итте ул.
Бизгәк белән күбесенчә әлеге инфекцияне йоктыру куркынычы зур булган илләрдә ял иткән һәм күпсанлы черкиләр һөҗүменә дучар булган яшьләр авырый, дип аңлатты Марина Патяшина.
«Денге бизгәге яхшы дәвалана, әмма үз вакытында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бездә маляриядән үлем очрагы да булды. 2020-2022 елларда Танзания, Төркия, Чад һәм Руанда кебек илләрдә булып кайткан Татарстан кешеләрендә маляриянең биш очрагы теркәлде. Шул исәптән бер очрак үлем белән тәмамланды. Бу кеше табибларга соң мөрәҗәгать иткән һәм анда чирнең авыр формасы булган. Шунлыктан теләсә нинди йогышлы авырудан өзлегү куркынычы бар. Мондый очраклар күп түгел, йөздән бер процент кына булса да, әлеге бер процент нәкъ менә сезгә туры килергә мөмкин», - дип искәртте Марина Патяшина.