Баулы районы башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты
Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты. Очрашу чәй табыны янында, җылы атмосферада узды.
Фото: © Индира Сәйфуллина
Хәрбиләр әйтүенчә, фронтта ризыкка кытлык юк. Су белән генә проблемалар бар, чөнки көндезләрен бик эссе. Моннан тыш, аларга өйдә әзерләнгән ризык җитми.
«Безнең өчпочмаклар бик тәмле! Андыйлар беркайда да юк», - ди мобилизацияләнгән егет. Шуңа күрә, өйдән күчтәнәчләр килсә, алар күз ачып йомганчы юк була.
Очрашуда катнашучыларның берсе хуҗасыз этне кулга ияләштерүе, окопта аны консерва белән сыйлавы хакында сөйләде.
«Өйгә кайтканда дулкынландым. Үзеңә китүе кыен түгел – озатучыларга кыен. Якыннарыбыз безнең өчен борчылып тора бит», - ди хәрбиләр.
Ир-егетләр хезмәт хакы һәм барлык түләүләрне вакытында алуларын искәртте. Район һәм якыннары тарафыннан күрсәтелгән ярдәмне тою аларга көч бирә.