Зәйнең Олы Батрас авылы чиркәвендә 100 елдан соң беренче литургия үтте
Зәйнең Олы Батрас авылында төзекләндерелүче Архангел Михаил чиркәвендә йөз елга беренче тапкыр литургия узды. Аны Зәй төбәге благочинные иерей Вячеслав Федоров үткәрде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Билгеле булганча әлеге тарихи чиркәү киң күңелле кешеләр хисабына сафка бастырыла. Аның старостасы Юрий Рябов дини чарадан соң ярдәм кулы сузучылар күбрәк булыр, дип ышана.