Циклон Татарстанга яңгыр, җепшек кар һәм көчле җил алып килә
Бүген, 10 ноябрьдә, циклон һәм аның атмосфера фронтлары килү сәбәпле, Татарстанда һава шартларының начарлануы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте кисәтә.
Республикада болытлы һава торышы саклана. Шулай ук яңгыр явачак, урыны белән, Казанны да кертеп, көчле явым-төшем көтелә. Көндез кайбер районнарда җепшек кар яварга мөмкин.
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 7-12 метр тизлектә исә, аннары ул юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртә. Кайбер урыннарда (шул исәптән Татарстан башкаласы территориясендә) ул 15-18 метрга кадәр көчәя, дип хәбәр итә синоптиклар.
Төбәктә көндез һава температурасы +4..+9 градус тәшкил итә (Казанда +4..+6 градус).
«Татар-информ» метеорологлар мәгълүматларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, ялларда Татарстанда коры һәм салкынрак һава торышы була.