Добавить новость
World News

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәге 35 еллыгын бәйрәм итә

Төмәннең «Яңарыш» газетасында Римма Умитбаеваның «Мәдәният үзәгенә - 35 ел» дигән язмасы чыкты.

Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгенең 35 еллык юбилеена багышланган тантаналы бәйрәм концертына килүчеләр башта декоратив-гамәли иҗат күргәзмәләрен карадылар, җирле авторларның китаплары белән таныштылар, татар газета-журналларына язылдылар.

Бәйрәм чарасын «Мирас» бию ансамбле ачты. Юбилей концерты «Вакыт елгасы» исемле сәхнәләштергән күренеш белән башланды. Талантлы, үз эшләренең осталары булган үзәк хезмәткәрләрен шәһәр башлыгы урынбасары Светлана Сейдвәлиева котлап, бүләкләр тапшырды. Аннары Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев күркәм вакыйга белән котлап уңышлар теләде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев белән үзәк җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Айгөл Моратовага татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда зур эшләр башкарганы өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын һәм махсус бүләк - ноутбук тапшырдылар.

Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләте алдындагы казанышлары өчен» медале белән шәһәрнең мактаулы шәхесе, җырчы Зәкинә Арангулованы, «Туфан» театр студиясе режиссеры Мәдинә Уразмәтованы бүләкләделәр. Себер-татар мәдәният үзәге артисты Хәсән Хучашев Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы бүләге – «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Милли хәрәкәт ветераны, җәмәгать эшлеклесе Нурия Вафеевага Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын тапшырдылар. Татарстан Республикасының халык артисты Рөстәм Закиров һәм популяр эстрада җырчысы Люция Мусинаның чыгышлары бәйрәм концертына ямь өстәде.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, федераль татар милли–мәдәни автономия советы рәисе Илдар Гыйльметдиновның видеокотлавын тубыллылар җылы кабул итте. Бәйрәм белән шәһәр Думасы рәисе Андрей Ходосевич, шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин тәбрикләделәр.

Әһәмиятле вакыйгаларга бай булган чараны берсеннән-берсе матур чыгышлар бизәде. Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Вилдан Якупов танылган хореограф Мөнәвәрә Андрущикка, җәмәгать эшлеклесе Илдар Алтыевка, Нәсимә Кормановага, Сөнгатулла Бекенинга, Камәрья Тимировага Рәхмәт хатларын тапшырды. Себер-татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре Рәзилә Колмәмәтова, Римма Баганаева, Рузалия Корманалиева шәһәр мәдәният һәм туризм департаментының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Маһинур Тимербулатовага шәһәр башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар. «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбле җырчыларына шәһәр себер татар милли-мәдәни автономиясе Рәхмәт хатлары тапшырды. Тубыл шәһәр Думасы рәисе Андрей Ходосевич өлкә Думасының Рәхмәт хаты белән Ихсан Теляевны бүләкләде. Өлкә Думасы депутаты Тамара Казанцева Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе вәкиле Ринат Насыйровка һәм Айгөл Моратовага сертификатлар тапшырды.

Бүләк алучылар арасында «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу Юнысова да булды. Котлаулар җирле артистларыбызның чыгышлары, җыр-биюләр белән үрелеп барды. «Ләйлә» танылган гаилә ансамбле, Зәкинә Арангулова, Хәсән, Хөсәен Арангуловлар, Фәгыйль Кәримов, «Русская песня» (җитәкчесе Л.Романова) башкаруында матур җырлар яңгырады.

«Яшьлеккә сәяхәт», «Себер нурлары», «Тубыл кызлары», «Йолдызлар» ансамбльләре, «Нур» әдәби–иҗат түгәрәгенә йөрүче балалар башкаруында «Туган тел» җыры белән юбилейлы бәйрәм концерты тәмамланды. Лилия Фәизова, Константин Симонов чараны ике телдә бик оста, матур алып бардылар.

Тубылдагы очрашулар

26 октябрь көнне Татарстан кунаклары Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев Тубыл шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булдылар, дога кылып, мәчетнең тарихы белән таныштылар, мәчеткә бүләкләр тапшырдылар.

Кунаклар татар теле һәм әдәбиятын, гореф-гадәтләребезне өйрәнүдә даны еракларга танылган 15 нче мәктәптә дә булдылар. Мәктәп каршында эшләүче өлкә мәгариф музеенда кунаклар хөрмәтенә экскурсия үткәрелде. Тубыл Кремленең һәм Кызыл мәйданның кызыклы объектларының берсе, һичшиксез, Наместник сарае. Монда Васил Шәйхразыев татар һәм себер татарлары иҗтимагый оешма җитәкчеләре һәм өлкән буын вәкилләре белән очрашты, аларның башкарган эшләре турында мәгълүмат алды, теләкләрен җиткерде. Тубылдан 18 чакрым ераклыкта урнашкан Искер җирендә «Наследие» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова ерактан килгән кунакларны җылы каршы алып, нәтиҗәле хезмәте, киләчәккә планнары белән таныштырды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России