Добавить новость
World News



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

«Стомус» - сыйфатлы хезмәт

Теш табибы абруйлы һөнәрләрнең берсе булса да, осталыкка ирешү җиңел  бирелми. Бигрәк тә дәвалау технологияләре көнләп түгел, сәгатьләп үзгәрүен  исәпкә алсак, бу һөнәр ияләренә һәрчак үсештә булырга кирәк. Мөхтәрәм шәһәрдәшебез Ринат Касыйм улы Зәйнуллин 23 ел гомерен шушы хезмәткә багышлаган. Ул үз эшен бөтен тирәнлеге белән аңлый, аңа җаны-тәне белән  бирелгән. Үзе җитәкләгән “Стомус” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте – теш дәвалау клиникасы коллективын да  нәкъ менә һөнәренә тугры, аны яратып башкаручылардан туплаган.

Зәйлеләр “Стомус” сүзенең мәгънәсен авыртуны сиздерми, сыйфатлы итеп  теш дәвалау урыны буларак кабул итә. Шәһәрдә 1999 елдан эшләп килүче әлеге клиника сыйфатлы хезмәт күрсәтүе белән танылды. Ринат Касыймович  биредә 2004 елдан - алыштыргысыз табиб. Казан дәүләт медицина институтының стоматология бүлеген 1992 елда тәмамлап кайтып, хезмәт юлын стоматология поликлиникасында башлаган белгечтә әкренләп яраткан һөнәрен гаилә бизнесына әверелдерү теләге туа.  2011 елда ул, бу теләген тормышка ашырып, “Стомус”та “дилбегәне  үз кулына алып” эшләүгә керешә. Казан финанс институтын тәмамлаган тормыш иптәше Галина Васильевнаның  бу вакытка инде тәҗрибәле хисапчы булып өлгерүе, гаилә бизнесында исәп-хисап, документация эшләрен тәртиптә тоту, клиникада итагатьле хезмәт күрсәтелүдә зур таяныч булып тора.

Клиника бусагасын атлап керүгә, пөхтәлек, заманча бизәлеш, табибларның нинди сертификатларга ия булуы турында тулы мәгълүматлы стенд, һәр кешегә дустанә мөгамәлә биредә заманча сыйфатлы хезмәт күрсәтелүгә икеләнерлек урын калдырмый.

Бүгенге көндә “Стомус”та 16 кешедән торган дус коллектив халыкка өзлексез хезмәт күрсәтә. Әлегә 2 кызыбыз декрет ялында, ә 14 хезмәткәр исә иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр ике сменада эшли, ди Галина ханым. Иң тәҗрибәле белгечләр дип ул  Ринат Зәйнуллин, Дамира Галиева, Наталья   Смирнова, Фирүзә Юнисова, Маргарита Чернова, Елена Горева, Розалия Васильеваны атады. Күптән түгел генә эшли башлауларына карамастан,  Нурзалия Габдрахманова, Ландыш Әхмәтҗанова, Анна Шпякина, Виктория Иванова, Альбина Мирзыянова, Ольга Филиппова, Рамина Хәйретдиновалар да инде клиниканы үз иткән.

- Иң мөһиме - хезмәткәрнең үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкаруы. Без  кешеләр сәламәтлеге өчен җаваплы, шуңа да ялгышуларга, сыйфатсыз эшчәнлеккә юл куелырга тиеш түгел. Коллективның бер-берсен аңлап, бер команда булып эшләве беренче урында минем өчен, - ди Ринат Зәйнуллин.

Ринат Касыймович клиникада иң катлаулы хезмәтләрне – хирургия, имплантологияне шәхсән үзе алып бара.

Тәҗрибәле табибларның берсе - Югары Шепкәдән Дамира Галиева  хәзер ортодонтия буенча махсуслашкан.

- Ортодонт, ягъни кыек тешләрне төзәтүче белгеч булырга  мин студент елларыннан ук хыялландым. Бирегә килеп эшли башлагач,  махсус курсларда укып, практикада үтеп, бу белгечлеккә кереп китү мөмкинлеге туды. Гомумән, һәрьяктан уңай шартлар тудырылган клиникада эшләү - үзе ярты эш ул. 26 ел хезмәт стажымның 10сы “Стомус” белән бәйле. Заманча  шартлар, дус коллективта эшләү, көн саен авылдан килеп йөрергә туры килсә дә,  авырлыкларны сиздерми. Һәр яңа материалга заказ биреп эшләү мөмкинлеге булу - эштә зур стимул, - ди Дамира ханым.

Әйе,  “Стомус”та стоматология өлкәсендә гамәлгә кергән һәр яңалыкны  кулланып, сыйфатлы материаллар белән эшләүгә өстенлек бирелә. Моның өчен табибларны даими төстә махсус курсларда укыту, квалификация күтәрүгә дә игътибар зур. Интернет мәгълүматлары белән дә алар даими танышып бара. Хәзерге вакытта клиникада  теш, авыз куышлыгы буенча төрле консультацияләр бирүдән алып, терапия  (теш дәвалау), профилактика (авыз куышлыгына гигиена чаралары үткәрү), хирургия (теш алу, төрле катлаулы операцияләр ясау), имплантология (теш казнасын бораулап теш утырту), ортопедия (теш кую), ортодонтия (кыек тешләрне төзәтү, теш казнасының дөрес урнашуына кагылышлы дәвалау курслары үткәрү), лазер стоматологиясе нигезендә хезмәт күрсәтүгә кадәр эшчәнлек  алып барыла. Соңгы  ике елда кулланылучы  махсус лазер аппараты кайтартылып,   кан чыгармыйча гына төрле дәвалау процесслары алып барыла. Ринат Касыймович әйтүенчә, бу яраларның тиз арада төзәлүе өчен  бик уңайлы, теш каналларын дезинфекцияләп дәвалауда да зур ярдәм итә.

Соңгы вакытта “Стомус”ка мөрәҗәгать итүчеләр арасында тешләрне төзәтү өчен килүчеләр күбәйгән. Табиб бу проблеманың килеп чыгуын  хәзер кече яшьтән балаларның   нигездә йомшак ризыклар гына ашаулары белән бәйли, әмма аны хәл итү стоматологиядә бүген  инде катлаулы түгел. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России