Казан 2025 елда май бәйрәмнәрендә ял итү өчен иң популяр юнәлешләр исемлегенә керде
Казан май бәйрәмнәрендә ял итү өчен иң популяр юнәлешләр рейтингында дүртенче урынны яулады. Кунакханәләрдә номерлар броньлауларның 8 проценты ТР башкаласы кунакханәләренә туры килгән. Бу хакта туризм тармагы вәкилләренә сылтама белән «Российская газета» яза.
Әлеге рейтингта беренче урынны Санкт-Петербург (19,2 процент броньлау) яулаган. Икенче урында – Сочи (10,9 процент), ә өченчедә – Мәскәү (10,3 процент).
Дүртенче урында Түбән Новгород (4,9 процент) урнашкан. Бишлекне Калининград (4,8 процент) йомгаклый. Шулай ук популярлык буенча «тугызлык»ка Зеленоградск (1,9 процент), Кисловодск (1,8 процент), Волгоград (1,6 процент) һәм Пятигорск (1,5 процент) кергән.
Тармак вәкилләре билгеләп үткәнчә, 2025 елда май бәйрәмнәрендә россиялеләрнең 58 проценты ил кысаларында ял итәчәк, калган 42 процент Россия чикләреннән читтәге урыннарга барачак.
Исегезгә төшерик, 2025 елда май бәйрәмнәре 1 майдан 4 майга кадәр һәм 8 майдан 11 майга кадәр дәвам итәчәк.