Добавить новость
World News



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Түбән Новгород өлкәсендә III «НижгарСылу» өлкә конкурсы узды

Түбән Новгород өлкәсенең «Туган як» газетасында Наилә Җиһаншинаның «Матурлык бәйрәме» дигән язмасы чыкты. Анда III «НижгарСылу» өлкә конкурсы турында сүз бара.

«Әйе, нәкъ шундый бәйрәм (бәйге дип әйтәсе дә килми!) узды узган атна аза­гында Уразавыл мәдәният йортында. Яшьлек бит һәрчак язны хәтерләтә, язгы ташкындай яшьни, аңа матурлык та хас, яшь кеше ямьсез була алмый, шуңа да язмага шундый исем куярга булдым. Ә инде төгәлрәк әйткәндә, 21 март көнне биредә III «НижгарСылу» өлкә конкурсы гөрләде. Конкурс нигезләмәсе буенча, ул үткән елда җиңү яулаган катнашучы яшәгән җирдә уза, ә «НижгарСылу-2024» исеменә Уразавыл кызы Ләйсән Камалетдинова лаек булган иде.

Конкурсны гамәлгә куючылар – өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе һәм өлкә татар конгрессы, оештыручысы – татар хатын-кызларының өлкә «Ак калфак» оешмасы, әлбәттә, Кызыл Октябрь округы администрациясе һәм мәдәният бүлеге белән берлектә.

Конкурста катнашырга җиде кыз теләк белдерде – Җәмилә Жамалетдино­ва (Сафаҗай), Алина Илькаева (Дзержинск), Эльвира Салимжанова (Түбән Новгород), Эльнара Хамзинова (Зур Рбишча), Индира Измайлова (Яндавиш­ча), Камилә Жалилова (Мөтеравыл) һәм Диляра Салимжанова (Татар Моклокасы).

«Туган як» редакциясендә алдан уздырган җирәбә буенча алар шул тәртиптә чыгыш та ясадылар. Кон­курс Зур Рбишча мәктәбе укучылары башкаруындагы матур татар биюе белән башланды, аннары алып ба­ручылар – Уразавыл мәдәният йор­ты хезмәткәре Наилә Жиһаншина белән Пашат мәдәният йорты дирек­торы Зайрә Абдулхалекова сәхнәгә чара сәбәпчеләрен чакырды. Мил­ли костюмнар кигән зифа буйлы, берсеннән берсе матур кызлары­бызны тамашачы кайнар алкышлар белән каршы алды (алар күп булмаса да, алкышларын кызганмады).

Тантаналы өлештә округ мәгариф комитеты җитәкчесе Рауф Ваһапов, өлкә татар автономиясе рәисе Мирзәхләм Абдулганиев, өлкә татар кон­грессы рәисе Гөлнара Абдуллина барысын да җылы сәламләп, катна­шучы кызларга уңышлар теләделәр.

Конкурсантларның чыгышын өлкә татар автономиясенең яшьләр хәрәкәте вәкиле Тимур Абызов, өлкә татар конгрессы рәисе урынбасары Алсу Садекова һәм Кочко-Пожар мәдәният йорты методисты Гөлнара Мусинадан торган абруйлы жюри бәяләде, ә исәп-хисап эшләрен Уразавыл балалар бакчасы мөдире Гөлнара Нәвретдинова алып барды.

Конкурс программасы биш биремнән торды һәм беренчесе, гадәттәгечә, «Татарлыгым – горурлыгым» дип аталган визит карточкасы иде. Анда кызлар булышу төркемнәре ярдәмендә шигъри юллар, җыр-биюләр, презентацияләр ярдәмендә үзләре, туган авыллары, гаиләләре белән таныштырды, бик матур, ори­гиналь рәвештә төзегән иде барысы да чыгышларын.

Кызганычка, махсус хәрби операция темасы һаман да актуаль һәм «Беz сеzнең белән» дип аталган икенче бирем нәкъ шуңа багышланган иде. Кызларның үз куллары белән, күңел җылысын биреп бәйләгән әйберләре, Җәмилә тәкъдим иткән коры душ алгы сызыктагы ир-егетләребезгә туган яктан кайнар сәлам булып ирешер һәм андагы катлаулы көнкүрешләрен бераз булса да җиңеләйтер. Кызлар барысын да бик матур итеп, иҗади формада тәкъдим итте. Индираның ике абыйсы, Диляраның икетуган абыйсы СВОда, шуңа күрә аларга бу тема икеләтә якын.

Өченче бирем булган иҗади номер бәйгенең иң матур өлеше булды. Җәмилә булышу төркеме белән халык уены белән бәйләп, кызыклы бию күрсәтте, Алинаның «Зөләйха күзләрен ача» фильмыннан «Өмет йолдызы» җырын башкаруы таң кал-дырды, Эльвира ярдәмчесе Карина Закирова белән «Туган як» җырын бик матур башкарды, Уразавыл техникумы студенткасы Эльнара курсташ егетләре ярдәмендә җыр-биюле оригиналь чыгыш әзерләгән иде.

«Хуҗабикә» конкурсында кызларыбыз аш-суга уңганлыкларын исбатлады – өчпочмаклар, пәрәмәчләр, кыстыбыйлар, төрле эчлекле бәлешләр, гөбәдия, чәк-чәк, кош теле, күптермә, кәкәш, катлама, пончик – нәрсә генәме пешереп китермәгәннәр. Барысы да матур һәм телеңне йотарлык тәмле, шулай ук татар милли кухнясының, аерым ризыкларның тарихы, гаилә традицияләре белән дә таныштырдылар, видеопрезентацияләр дә әзерләгән иделәр. Кыскасы, татар кызларының милләтебезгә хас булган уңганлыгын, кунак­чыллыгын исбатладылар.

Ә барлык ризыклар, гадәттәгечә, Му­линодагы госпитальдә дәваланучы хәрбиләргә озатыласы булса да, анда карантин булу сәбәпле, бу юлы бала­лар приютына тапшырылды.

Соңгы бирем – дефиле шулай ук ис­киткеч матур булды. Болай да зифа буйларын тагы да ассызыклый төшкән озын күлмәкләрдән, калфак, күкрәкчә, сумка ише милли атрибутика да кушып киенгән кызларыбызның татар җыры астына матур йөрешләре искиткеч күренеш булды, һәрбересен бүген поди­умга чыгарырга була! Бу матурлыкны ал­дан әзерләп, конкурс башланыр алдын­нан репетицияләр уздырган мәдәният йорты хезмәткәрләренә рәхмәт.

Конкурс барышында һәм жюри нәтиҗәләр ясаганчы үзешчән артистлар Азат һәм Наилә Жиһаншиннар, Марат Хөсәенов, хәзерге вакытта Түбән Нов­город уку йортларында белем алучы, автономия эшчәнлегендә актив кат­нашучы Зур Рбишча кызлары Карина Закирова белән Эльнара Садекова матур музыкаль чыгышлары белән шатландырды. Конкурсанткаларыбыз экспромт рәвештә «Туган як» һәм «Ту­ган тел» җырларын башкарды.

Ниһаять, жюри эшен тәмамлап, бүләкләү мизгеле килеп җитте, алып баручылар катнашучы кызларны һәм жюри әгъзаларын чакырды сәхнәгә.

Гөлнара Нәвретдинова кызлар җыйган балларны игълан итте, ә Гөлнара Мусина кайбер аңлатмалар бирде. Өлкә «Ак калфак» оешмсы җитәкчесе Зилә Ахмадуллина белән Гөлнара Абдуллина катнашучы кызларга, аларны әзерләгән җитәкчеләренә, булышу төркемнәренә, мәдәният йорты коллективына рәхмәт белдерделәр.

Эльвира Салимжанова «Иң тыйнак кыз», Алина Илькаева «Иң уңган кыз», Эльнара Хамзинова «Иң сәләтле кыз», Индира Измайлова «Иң ягымлы кыз», Диляра Салимжанова «Иң зирәк кыз» номинацияләрендә җиңүче дип табылды, «Тамашачы симпатиясе призы»на иң яшь катнашучы Камилә Жалилова лаек булды, ә «НижгарСылу-2025» исеме иң күп баллар җыеп, җиңү яулаган Җәмилә Жамалетдиновага бирелде.

Һәр катнашучыга автономия һәм конгресс исеменнән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, Җәмиләгә Зилә ханым белән Гөлнара ханым матур милли камзол да бүләк итте, ә «Ак калфак» оешмасының символик бүләге – ак калфакны аңа үткән елгы конкурс җиңүчесе Ләйсән Камалетдинова кидерде.

Зилә Ардинатовна мәдәният йортына да бүләк тапшырды. Эльнара Хамзинова язмышын туган авылы белән бәйли икән, тиздән никахы һәм яшь кәләшне булачак тормыш иптәше матур гөлләмә белән котлады, ә Гөлнара Рафековна яшьләргә бәхет теләп, конгресс исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.

Тулаем алганда, чара бик матур, зур оешканлык белән узды. Кызларның әзерлеге югары иде. Иң мөһиме – конкурс аша татар телебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребезгә карата мәхәббәт, ихтирам тәрбияләнә, кызыксыну булдырыла. Шәһәрдә туып-үскән, татарчалары да ташка үлчим генә бул­ган Эльвира белән Алинаның катнашуы үзе бер горурлык һәм зур җиңү.

«НижгарСылу» конкурсын 2026 елда кабат Сафаҗай каршы алыр».

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России