Миңнеханов һәм Хөснуллин төзелеш проектлары һәм KazanForum га әзерлек турында фикерләште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре барышында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашу уздырды. Бу хакта ТР Рәисе Телеграм-каналында хәбәр итте.
Алар республикада төзелеш проектларын гамәлгә ашыру, шулай ук Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» комиссиясе утырышына әзерлек мәсьәләләре турында фикер алышты.
KazanForum халыкара икътисади форумын уздыру буенча оештыру комитеты утырышына аерым игътибар бирелде, ул гадәттәгечә эшлекле хезмәттәшлек һәм перспективалы инициативалар буенча фикер алышу мәйданчыгы булачак.
«Мәскәүдә Марат Шакирҗанович белән очраштым. Татарстанда гамәлгә ашырыла торган төзелеш проектлары, Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» комиссиясе утырышына, шулай ук чираттагы KazanForum уздыру буенча оештыру комитеты утырышына әзерлек турында фикер алыштылар», диелә Миңнеханов хәбәрендә.