Махсус хәрби операциядә катнашучы Әлмәттә балалар белән агач утыртты
Махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе вәкилләре белән «Тирәк» 62нче балалар бакчасында агачлар утыртуда катнашты. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.
62 нче балалар бакчасында яшелләндерү эшләре актив алып барыла. Кечкенә яшелчә бакчалары бар, балалар барлык кирәкле белемнәрен балалар бакчасында экология дәресләрендә ала.
Чара ахырында балаларга министрлыктан экология турында китаплар тараттылар.