Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс»ның җиңүе турында: Һәрвакыт менә шулай уйнарга кирәк!
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында Казанның «Ак Барс» хоккей клубы Екатеринбургның «Автомобилист»ын җиңү турында язган.
«Һарвакыт мәнә шулайга уйнарга кирәк!» – дигән республика җитәкчесе.
«Ак Барс» үз бозында «Автомобилист»ны 5:1 исәбе белән җиңде. Әлегә 3-3 исәбе белән баручы сериянең нәтиҗәсен хәл итәчәк очрашу Екатеринбургта узачак.