Добавить новость
World News

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Казанның «Госмания» мөселман мәктәбе 30 еллык юбилеен билгеләп үтте

25 апрельдә башкаланың борынгы «Мәрҗани» мәчетендә Казан шәһәренең «Госмания» урта гомуми белем бирү мәктәбенең 30 еллыгы уңаеннан тантана узды. Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин катнашучыларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде, мәктәп директорына һәм коллективына рәхмәт сүзләрен җиткерде, уңышлар теләде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шуннан соң Рәфикъ хәзрәт мәктәпнең беренче директоры Камил хәзрәт Вәлиуллинга һәм остазларга белем бирүдәге һәм рухи кыйммәтләрне таратудагы казанышлары өчен рәхмәт хатлары тапшырды, 30 еллык юбилейның хосусый мөселман мәктәбе өчен зур дата булуын билгеләп үтте.

Сәламләү чыгышында Рәфикъ хәзрәт Диния нәзарәте тарафыннан дини мәктәпләр эшчәнлегенә зур игътибар бирелүен әйтте. «Дини мәктәпләрнең дөньяви уку йортлары алдында өстенлеге шунда ки, алар белем бирү чыганагы гына түгел, ә тәрбия чыганагы да. Шуңа күрә без һәрвакыт дини мәктәпләр ачарга кирәк дип әйтәбез», – диде ул.

Юбилейга багышланган чарада мәктәп тарихы турында сөйләделәр һәм 30 еллык эшчәнлеккә йомгак ясадылар.

Казан шәһәренең «Госмания» урта гомуми белем бирү мәктәбе IXX- гасыр ахыры - XX гасыр башында Казан сәүдәгәре Җ.Госманов акчасына элеккеге Тихвин урамында (хәзерге Тукай ур., 1, 3, 3а йортлары) төзелгән «Госмания» мәдрәсәсенең дәвамчысы булып тора. 1917 елгы инкыйлабтан соң уңышлы эшләп килүче мәдрәсә ябыла. 1995 елның сентябрендә мәдрәсә дәүләтнеке булмаган гомуми белем бирү учреждениесе буларак яңадан торгызыла, анда, гомуми белем бирү предметлары белән беррәттән, гарәп теле һәм ислам дине тирәнтен өйрәнелә. Мәктәпне танылган дин эшлеклесе Камил Вәлиуллин җитәкли.

Хәзерге вакытта мәктәптә 167 укучы белем ала, 23 педагог эшли. Коллектив белән 15 ел дәвамында тәҗрибәле педагог Илсур Фатыйхов җитәкчелек итә. Мәктәп Казан шәһәре Авиатөзелеш районының инновацион мәктәпләреннән санала. Мәктәп коллективы төрле милләт халыклары арасында толерантлык, Ватаныңа, халкыңа, аның үткәненә һәм мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү белән шөгыльләнә.

Мәктәптә 30 ел эшләү дәверендә әхлакый тәрбия эшендә зур тәҗрибә тупланган, үз программасы һәм уку әсбаплары бар. Мәктәп укучылары гарәп теле буенча шәһәр олимпиадаларында призлы урыннар яулыйлар, гомуми белем бирү дисциплиналары буенча район олимпиадаларында уңышларга ирешәләр.

Мәктәп Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, Россия ислам институты, Казан (Идел буе) федераль университеты белән хезмәттәшлек итә. 2004 елдан бирле 9 чыгарылыш булды. Чыгарылыш сыйныф укучыларының 80 проценты Казан һәм чит ил югары уку йортларында: КФУ, КДТУ, РИИ, медицина көллиятендә һәм Казанның башка уку йортларында белем алуын дәвам итә. Дүрт укучы республика олимпиадаларында беренче урын яулаулары өчен Казан шәһәре мэры грантын алды.

Тантаналы чарада рәсми затлар, укытучылар, шәкертләр һәм «Госмания» мәктәбен тәмамлаучылар, дин әһелләре, шул исәптән Татарстан мөфтие урынбасары, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, Коръән хафизларны әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшит Фәизов, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары имам-мөхтәсибе Фәнис хәзрәт Зарипов, шулай ук «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, Россия ислам институты вәкилләре һ. б. катнашты.

Тантаналы чарада мәктәпнең беренче директоры Камил Вәлиуллинның «Госмания - иман һәм белем чишмәсе» китабын тәкъдим иттеләр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России