Әлмәттә пилотсыз очу аппараты белән идарә итү буенча республика конкурсы булды
Әлмәттә пилотсыз очу аппараты (БПЛА) белән идарә итү буенча республика конкурсы узды. Ул «Кванториум» балалар технопаркында сугышчан хәрәкәтләр ветераны Геннадий Иванович Денисов исемендә булды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.
Чарага республиканың төрле почмакларыннан: Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт, шулай ук Лаеш һәм Саба районнарыннан 13-17 яшьлек 40 талантлы катнашучы җыелды.
Конкурс 5 этаптан - теоретик белемнәрне тикшерүдән алып реаль БПЛА очыруга кадәр тора.