Татарстанга туристлар күбрәк һәм озагракка килә башлаган
Татарстанга төрле туристик үзәкләргә килүчеләр саны арткан, һәм туристлар республикага озагракка килә башлаган.
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов әйтте.
«Быел беренче кварталда туристлар артуын күзәтәбез. 2024 ел белән чагыштырганда, төрле туристик үзәкләр буенча үсеш 7-20 процент», – диде Сергей Иванов.
Аның сүзләренчә, республикага туристларның сәяхәт дәвамлылыгы да озайган. «2023 елда ул уртача 3,4 төн булса, хәзер 3,5 төн», – диде комитет рәисе.
Сергей Иванов май бәйрәмнәрендә бакча, дачалардан кала, Татарстанда сәяхәт кылырдык урыннар бик күп булуын искәртте. «Өйдә утырмагыз, барып ял итәр урыннар күп. visit-tatarstan.com сайтында барлык районнар буенча мәгълүмат бар. Татарстанда машина белән сәяхәт өчен шартлар, мөмкинлекләр бик яхшы», – дип өндәде.