Декабристлар урамында җәяүле хатын-кыз һәлак булган авариянең нечкәлекләре билгеле булды
Казанның Декабристлар урамында булган юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре билгеле булды. Анда бүген төш вакытында җәяүле хатын-кызны машина бәрдереп үтерде.
Ачыкланганча, Volkswagen Polo автомобиленең йөртүчесе 69 яшьлек хатын-кызны бәрдергән.
Юл-транспорт һәлакәте Серов урамы юнәлешендә Декабристлар урамы ягыннан килеп чыккан. Алынган җәрәхәтләрдән хатын-кыз урында ук һәлак булган.
«Татар-информ» бүген Декабристлар урамындагы 133 номерлы йорт янында ярамаган урында юл аша чыккан хатын-кызны машина бәрдергән, хатын-кыз һәлак булган, дип язды.