Казанда Җиңү Парады: турыдан-туры трансляция
9 майда 10:00 сәгатьтә Казанда Җиңү парады башланып китә. Шәһәрнең төп мәйданы буйлап Казан гарнизоны хәрбиләре, яшь армиячеләр, курсантлар һәм махсус бүлекчәләр хәрбиләре узачак. Бу хакта Казан мэриясенең Телеграм-каналында хәбәр иттеләр.
Тамашачылар легендар Т-34 танкын да, заманча техника үрнәкләрен – «Армата», «Терминатор» һәм «Прорыв» танкларын да күрәчәк.
Казанлыларны алдан ук урыннар алырга чакыралар – мәйданга 9:30 сәгатькә килү оптималь. Иң уңайлы керү урыны «Кремль» метро станциясе янында урнашкан.
Шәхсән килеп катнаша алмаучылар өчен парадны турыдан-туры трансляцияләү оештырылган: