Добавить новость
World News

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Ульяновскида «Татар кызы-2025» өлкә конкурсында Алинә Хәкимова җиңүче булды

Ульяновскида чыгучы «Өмет» газетасында Рузия Хәлимованың «Эшкә оста, сүзгә кыска татар кызлары» дигән язмасы чыкты.

«Ульяновскида Бөтендөнья татар конгрессы башлангычы, «Сембер мирасы» яшьләр оешмасы тырышлыгы белән «Татар кызы-2025» өлкә конкурсы узды. Җиде татар кызы дүрт этапта көч сынашып, ана телен ни дәрәҗәдә белүләрен, иҗади сәләтләрен, аш-суга, кул эшләренә осталыкларын күрсәттеләр һәм үзләренең физик яктан әзерлекле булуларын исбатладылар.

Милли оешмалар - өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы, «Өмет» газетасы редакциясе, Татар мәдәният үзәге һәм 17 нче милли китапханә яшьләргә бер айга якын барган бәйгене югары дәрәҗәдә үткәрергә ярдәм иттеләр.

Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Нурия Туркова туташларга сәхнәдә үз-үзләрен дөрес тоту, матур сөйләү кагыйдәләрен җентекләп өйрәтте. Ә «Ак калфак» оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина конкурсантлардан камыр җәйдереп, токмач кисү осталыкларын тикшерде. Кәримә ханым кызларны кисәтеп тә куйды - татар егетләрен токмачлы аштан башка гына гашыйк итүе мөмкин түгел. Татар табыны күрке - токмачлы аш, диде ул.

Чардаклы районы Иске Үрәнбаш авылы мәдәният йорты җитәкчесе Рузалия Хәлилова ярдәмендә кызлар кыска гына вакыт эчендә милли баш киеме - калфак чиктеләр. Чиккән калфакларны киеп куйгач, кызларыбыз тулган айны хәтерләтеп, тагын да матураеп китте. Рузалия Рәшит кызы аларга татар халкының милли киемнәре, гореф-гадәтләре һәм йолалары турында да мавыктыргыч итеп сөйләде.

«Татар кызы-2025» конкурсының финал өлешендә гүзәл затлар үзләре белән таныштырып үттеләр һәм иҗади осталыкларын бөтен яктан күрсәтергә тырыштылар. Үткән елларда конкурсантлар сәхнәдә күбрәге җырга өстенлек бирсә, быел иҗади бәйге күптөрле һәм мавыктыргыч булуы белән аерылып торды. Алинә Хакимова, өйләрегез бәхеткә күмелеп торсын, дип моңлы итеп җыр сузды. Ә Алия Авхадеева белән Алинә Максудова очып-очып биеделәр.

Ләйсән Рахматуллина да татар халык биюе белән аларга кушылды. Ләйсәннең үкчәле туфлиләр киеп биюен күргәч, келәмнең тигез түгеллегенә борчылып та куйдым - берүк сөртенә генә күрмәсен инде... Читек киеп куйса, гүзәл кызыбыз, ай-һай, оста биюче булыр иде. Динара Ямалтдинова жюри каршында бөтерелә-бөтерелә вальс әйләнгәндә, һәркайсыбызның күңелендә мәктәпне тәмамлаганда яңгыраган соңгы кыңгырау мизгелләре яңарды. Бар яктан да сәләтле Назлыгөл Мистякова «Кич утыру» йоласын җырлый-җырлый тәкъдим итте.

Алинә Шигабутдинованы иҗади бәйгенең җиңүчесе дип атар идем. Чынлап та, Алинә бик тырышып әзерләнгән. Ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре»ннән «Вәхшәт» шигырен укыды. Аның сәнгатьле уку осталыгы һәркемне елатырлык дәрәҗәдә үк булмаса да, әдипнең хис-тойгыларын тамашачыга җиткерә алды.

Бәйгенең финал өлеше барышында конкурсантлар сәхнәдә үзләренең зифа буй-сыннарын кичке костюмнарда, милли киемнәрдә, хәтта джинсы чалбарларда да күрсәттеләр. Туташларның нечкә билләре, кыйгач кашлары, җитез атлаулары жюри игътибарыннан читтә калмагандыр, мөгаен.

Ниһаять, дулкынландыргыч мизгелләр килеп җитте. Мәртәбәле жюри Ульяновск дәүләт университетының медицина факультеты студенты Алинә Хакимованы «Татар кызы-2025» конкурсында җиңүче итеп таныды. Алинәгә тантаналы рәвештә мисс таҗын кидерделәр. Бала чактан җырларга, биергә яратучы Алинә Шигабутдинова «Иң иҗади кыз» номинациясендә җиңүче исеменә лаек булды. Ләйсән Рахматуллина - «Иң уңган кыз», «Алия Авхадеева - «Иң максатчан кыз», Динара Ямалтдинова - «Иң моңлы кыз» номинациясендә җиңүчеләр. Назлыгөл Мистякова икенче вице-мисс исемен алу һәм «Тамашачы мәхәббәтен яулаучы» номинациясендә җиңү бәхетенә иреште. Алинә Максудовага беренче вице-мисс исеме бирелде.

Конкурста катнашучыларга спонсорлардан һәм оештыручылардан бүләкләр тапшырылды.

«Татар кызы-2025» титулына ия булган Алинә Хәкимова тиздән Казанда узачак Бөтенроссия гүзәллек бәйгесендә Ульяновск өлкәсен тәкъдим итәчәк.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин сынаулар алдында югалып калмаган гүзәл затларга уңышлар теләде һәм бәйгене уздыруга зур өлеш кертүчеләргә, «Сембер мирасы» оешмасы рәисе Азат Яруллинга рәхмәт сүзләрен ирештерде. Казан кунагы - «Ялкын» журналының баш мөхәррире Энҗе Габдуллина «Татар кызы-2025» конкурсын оештыручыларга Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды».

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России