Әсгать Сәфәров «Татмедиа»ны Татарстан матбугат көне белән котлады
Татарстан Рәисе администрациясе җитәкчесе һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевне, коллективны һәм ветераннарны Татарстан Республикасы матбугаты көне белән котлады.
Үз котлавында ул 2025 елның әһәмиятен – милли журналистика тарихында якты нур булган «Нур» татар газетасының беренче номеры чыгуга 120 ел тулуны атады.
«Шушы дистә еллар дәвамында гаять күп яңа төрле медиалар барлыкка килде, республика һәм анда яшәүче һәр кешенең көндәлек тормышында аларның аерым ролен бәяләп бетерү бик авыр. Алга таба да сезнең эшегезгә, сыйфатлы журналистика принципларына тугры мөнәсәбәтегезгә һәм конструктив, берләштерүче һәм иҗади көн тәртибен булдыруда актив катнашуыгызга өметләнәм», – диде Әсгать Сәфәров.
Йомгаклап, Әсгать Сәфәров агентлык командасына яңа идеяләрне тормышка ашыруда һәм куелган максатларга ирешүдә илһам, энергия һәм уңышлар теләде.