Татарстанда хәрби госпиталь табибларына Россия Тикшерү комитетыннан бүләкләр тапшырылды
Казанда хәрби госпиталь хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Дәүләт бүләкләрен тапшыру йөкләмәсен Россия Федерациясе Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин бирде.
Россия Тикшерү комитеты үзәк аппараты исеменнән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган медальләрне РФ Тикшерү комитеты үзәк аппараты вәкиле Василий Лопатин һәм Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Павел Олейник тапшырды.
Бүләкләр медицина хезмәткәрләренә һөнәри казанышлары һәм медицина ярдәме күрсәтүдәге фидакарьлеклеге, шулай ук госпиталь пациентларының сәламәтлеген һәм сугышчан рухын саклаган өчен тапшырылды.
Чара пациентлар һәм персонал өчен концерт белән тәмамланды. Биредә танылган җырчы, композитор һәм җәмәгать эшлеклесе Виктория Цыганова чыгыш ясады.