Миңнехановка Россия технология университетында киберспорт робот техникасын күрсәттеләр
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия технология университетында (МИРЭА) булды.
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, университет ректоры Станислав Кудж Миңнехановка аналитика, модельләштерү, проектлау һәм цифрлы прототиплаштыру технологияләре укыту-фәнни лабораторияләрен күрсәткән. Республика җитәкчесе шулай ук Киберспорт робот техникасы үзәгендә булган.
Югары уку йортының фәнни-инновацион эшчәнлеге микроэлектроника, робот техникасы, авиакосмик техника, пилотсыз авиация системалары һәм башкаларны эшләүгә юнәлтелгән. Соңгы биш елда әлеге югары уку йортында 1 меңнән артык фәнни-техник проект гамәлгә ашырылган.
Фото: ТР Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте