Чирмешәннең Туймәт авылында чик сакчылары хөрмәтенә истәлекле урын ачылды
Чирмешән районында Чик сакчылары көнен бик зурлап билгеләп үттеләр. Быел да бәйрәмне автойөреш белән башлап җибәрделәр. Әләмнәр белән бизәлгән автоколонна Чирмешән урамнарыннан узып, Туймәткә кузгалды. Юл уңаеннан Лашманга да кереп чыкты. Ә Туймәткә баруның сәбәбе – монда чик буе билгесе һәм мемориал такта ачу тантанасы булды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Гөлсирә Шәрифуллина яза.
Истәлекле урын авылда яшәүче якташлар – элеккеге чик сакчылары инициативасы буенча төзелгән. Чыгымнарның төп өлешен үзләре күтәрсә, башка авылларда яшәүче чик сакчылары да якта калмаганнар, кулларыннан килгәнче булышканнар.
Тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов катнашты һәм якташларыбызны Чик сакчылары көне белән тәбрикләде. Бәйрәмгә килүчеләрне Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Рушан Даутов, районның чик буе гаскәрләре ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе Юрий Сергеев та котладыр, үз теләкләрен ирештерде.
Тантанага күрше Әлмәт районнан да кунаклар килгән – чик буе гаскәрләре ветераннары чирмешәнлеләр игътибарына җыр тәкъдим итте.
Бәйрәм Чирмешәндә Мәңгелек ут янында дәвам итте. Биредә чик сакчыларын район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова котлады. Иң актив чик сакчыларына «Чик буе гаскәрләре ветераны» медальләре дә тапшырылды.
Ахырдан чик сакчылары узган ел Җиңү паркында ачылган һәйкәлгә чәчәкләр куйды.